Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Тупланма пенсияне картлык буенча пенсиягә чыкканчы алырга мөмкинме?

Моңа аңлатма бирүне сорап без Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

- Дөрестән дә, элек, гомуми кагыйдә буенча, пенсия тупланмалары акчалары гражданин картлык буенча пенсия алу хокукына ия булганда түләнә иде. Законнардагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, 2019 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсиясен алу яше этаплап арттырыла. Шуңа да карамастан, гражданнарга пенсия тупланмалары акчаларын түләүгә хокук биргән яшь күләме үзгәрмәгән.

 Элеккеге кебек үк, пенсия тупланмаларын  алу хокукына ия булыр өчен билгеле бер яшькә җитүдән тыш, минималь пенсия коэффициентларының (2020 елда - 18,6), шулай ук иминият стажының (2020 елда - 11 ел) һәм (яки) картлык буенча иминият пенсиясен алыр өчен таләп ителә торган махсус стажның булуы кирәк.

Шулай итеп, билгеләнгән пенсия яшенә җитүче (ир - атлар өчен - 65, хатын-кызлар өчен - 60 яшь) һәм пенсиягә чыгарга җыенучы гражданнар пенсия тупланмалары акчаларын 60 (ир-атлар ) һәм 55 (хатын-кызлар) яшьтә алу өчен мөрәҗәгать итә алалар.

Исегезгә төшерәбез, пенсия тупланмалары акчаларын алу турындагы гариза белән алар формалаштырылган оешмага: РПФга яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Пенсия тупланмаларының кайда формалашуы турында мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы www.pfr.gov.ru шәхси кабинетта алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев