Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РПФ аңлата

Үз стажыңның сакланышы өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

...

Бу сорау белән без Яңа Чишмә районында клиентлар хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Лилия Хираҗевага мөрәҗәгать иттек.

-Булачак пенсия күләменең төгәл билгеләнүенә ышаныч булсын өчен, гражданнар эш бирүчеләр биргән һәм, шулай ук РПФның үзендә булган белешмәләр нигезендә  РПФның территориаль органы тарафыннан исәпкә алынган  иминият стажы, хезмәт хакы, иминият взнослары турындагы мәгълүматларны шәхси счетларында күзәтә ала.

Теләсә кайсы кеше үзенә уңайлы вакытта Дәүләт хезмәтләре порталы яки РПФ сайтындагы «Иминләштерелгән затның шәхси кабинеты» аша шәхси счет торышы турында өземтәгә заказ бирә ала. Шулай ук аны РПФның клиентлар хезмәтендә яисә КФҮдә (алдан язылу буенча) алырга мөмкин.

 Гражданинның шәхси счетында хаталар ачыкланган очракта, аңа Дәүләт хезмәтләре порталында тиешле документларны беркетеп, күрсәтелгән мәгълүматларны төзәтү турында гариза бирергә кирәк. Хаталар РПФ тарафыннан каралачак,  кирәк булса,  документлардагы белешмәләрнең дөреслегенә өстәмә тикшерү үткәрелергә мөмкин (эш бирүчеләргә, архив органнарына, халыкара килешүләрдә катнашучы дәүләтләрнең компетентлы органнарына сораулар җибәрү юлы белән). Тикшерү нәтиҗәләре буенча, РПФ шәхси счетка үзгәрешләр кертә.

Мин барлык гражданнарга үз шәхси счетларын алдан һәм игътибар белән тикшерергә киңәш итәм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев