Фактлар һәм комментарийлар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Торак законнары үтәлми
Район прокуратурасы район территориясендә торак фондыннан файдалануда законнарның үтәлешен тикшерде.
-
Язмышлары үз кулларында
атан сугышында җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан амнистия игълан итү турында" Россия Дәүләт Думасы карары кабул ителде. Шул сәбәпле, Яңа Чишмә районыннан җинаятьләрне ачу-башкару инспекциясендә исәптә торган хөкем ителгән 19 кеше җәза үтүдән азат ителде. Шуларның 18еннән суд хөкеме алынды. Хөкүмәт шушы карары белән хөкем ителүчеләргә төзәлү юлына басып, яңа...
-
Корыган-кипкән үләннәр яндыру тыела
РФ Хөкүмәте карары белән янгыннарга каршы режим Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. 2015 елның 24 ноябреннән башлап авыл хуҗалыгы басуларында, запас җирләрдә үләннәрне яндыру, кырда учак ягу тыела. Авыл хуҗалыгы куллануында булган һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учаклар ягу янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлгән очракта гына рөхсәт ителә. Шулай ук автомобиль...
-
Тәрбиягә алган бала үзегезнеке кебек була ала
Үз гаиләләренә тәрбиягә бала алырга ниятләгән ата-аналар бу адымны ясаганчы бар яктан да уйларга, игелекле эмоцияләр тәэсирендә генә эш итмәскә тиешләр.
-
Терлекләр сазга чумган
"Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ-нең Сосновка бүлекчәсендә терлекчелектәге мөнәсәбәтләрне тамырдан үзгәртәсе бар. Бүлекчәдә 800 баштан артык МЭТ асрала, шуның 200 баш чамасы савым сыерлары. Ничек җитте шулай сыерларны бина эченә керткәннәр үзе, ә менә 500 ләп яшь МЭТ (каплатылган яки каплатуга әзер таналар да) һаман киртә абзарларда, чөнки алар кертелергә...
-
Алты район арасында – беренче
2015 елның 9 аенда Яңа Чишмә районында исерткеч эчемлекләр сату күләме җан башына 10,5 литр тәшкил иткән (2014 елның 9 аендагы күрсәткечкә карата 99%). Бу күрше 6 район арасында беренче урында дигән сүз. Бу нисбәттән район республиканы да (10,2 литр) узып киткән, анда сату 5%ка кимегән. Күрше 6 районда да...
-
Мәхрүм итәргә яки кичерергә
Комиссия әгъзалары: "Настя, син өеңдә һәм үз башыңда тәртип булдырганчыга кадәр без синең балаңны алабыз. Боларны никадәр тизрәк эшләсәң, улыңны да шулкадәр иртәрәк өеңә алып кайтачаксың" дип игълан иткәч, әни кешенең күзләреннән эчкерсез күз яшьләре акты.
-
Экспертиза нәтиҗәсе күрсәтер
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасының 25 сентябрь санында фермер Лилия Артемьеваның ике сыеры үлүе турында хәбәр ителгән иде. Районның ветеринария хезмәте сыерлар агуланган дип раслый, алар КМС заводының тондыру бассейнындагы (отстойник) пычрак суны (калдыкларны) эчкәннәр дип уйлыйлар. КМС заводы директоры Федор Бурчин мондый фикер белән килешми: "Тондыру бассейны инде байтак еллар...
-
30 ел элек без ниләр яздык
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы, 1985 елның 13 август санында Тат. Волчья авылы яшьләренең хаты бастырыла: "...без көне буе эшлибез, ә кичләрен ял итәр урын юк. Безнең иске клуб шимбә һәм ял көннәрендә эшләсен өчен ярдәм итсәгез иде". Барлыгы 21 имза. Бу хатны алгач, редакция комсомолның район комитеты белән берлектә Тат.Волчья...
-
Судка – тиешле документлар белән
Гражданнарыбызның күпчелеге ни өчендер, алар тарафыннан нинди дә булса тырышлык куелмый гына, алар өчен кемдер нидер эшләргә, аларның хокукларын якларга тиеш дип исәпләргә күнеккәннәр. Баксаң, бу алай түгел икән. Әйе, Россия Федерациясе Конституциясе, безнең дәүләтнең төп законы буларак, безгә безнең төп хокукларыбызны һәм ирегебезне, шул исәптә суд яклавы хокукын гарантияли....
-
Артык түләнгән пенсияне кайтарырга туры киләчәк
Мине, 2 төркем инвалидны, караганга оныгым эшләмәде һәм караган өчен компенсация алды. Берничә ай элек ул эшкә урнашты, шулай да мине каравын дәвам итә. Бу айлар өчен дә ул гадәттәгечә компенсация алды. Тик оныгыма хәзер эшләгән чорда алган компенсация акчасын кире кайтарырга туры киләчәк, дигәннәр. Бу дөресме? С.К. Сорауга РПФ-ның...
-
Алкоголь һәм балалар бергә була алмый
10 июль көнне өлкәннәрнең эш көне тәмамланды. Ә балалар өчен бу көн һәм кич җәйге ялның дәвамы иде. Бу кичтә өлкәннәр күзәтүеннән башка алар ничек ял иткән соң - балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары шуны игътибарга алды. 21 июльдә узган КДН утырышына бу көнне "дөрес ял итмәгән" балаларның әти-әниләре...
-
Ришвәт бирергә маташкан
Район прокуратурасы Азнакайда яшәүче 40 яшьлек Рәсим Гомәровка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул РФ ҖК-ның 30 маддәсе 3 бүлек, 291 маддәсе 3 бүлек буенча (урындагы шәхескә ришвәт бирергә омтылып карау) гаепле дип танылды. 15 июльдә үткән суд карары нигезендә 2015 елның 8 маенда Гомәров Яңа Чишмәнең Автомобиль...
-
Яңа Чишмә урамнарында йөрергә куркыта
Ай башында Яңа Чишмәдә бер кыз аяк-куллары имгәнеп хастаханәгә эләккән. Шаһитлар сүзләренә караганда, аны сыер сөзгән. Бу хәл ничек булган соң? -Кичен, гадәттәгечә, сыерлар көтүдән өйләренә кайтып баралар иде. Бер йортның капкасыннан токымлы эт чабып чыкты да сыерларга таба йөгерде. Маллар моңа битараф калмадылар: эттән мөгезләре белән саклана башладылар. Этнең...
-
Өйдән чыкмый гына...
Пенсия фонды бүлеге электрон вариантта иминият пенсиясен билгеләүгә гаризалар кабул итә башлады. Шулай итеп, хәзер гражданнар РПФның www.pfrf.ru сайтында иминиятләштерелгән шәхеснең шәхси кабинет сервисыннан файдаланып, теләсә нинди төрдәге иминият пенсиясен билгеләүгә гариза бирә алалар. Пенсия билгеләтү өчен мөрәҗәгать итүнең мондый ысулы гражданинның Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә шәхсән килүе мәҗбүри түгеллеген...