Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнгать

Аның хезмәт уңышы — төгәллектә һәм компетентлы булуда

Накибә Юсупова үзенең хезмәт эшчәнлеген Яңа Чишмә районында 1984 елда бухгалтер вазыйфасында башлый. 11 ел элек ҮКСгә бухгалтер булып эшкә килә, әмма системада үзгәртеп корулардан соң, клуб учреждениесе методисты булып кала.

 2019 елда үз дустын, гомумән, хезмәттәше Надежда Зыкованы алмаштыра һәм ике ел ҮКС директоры була. Бу вазыйфада Накибә Мәсхут кызы үзен җаваплы җитәкче буларак күрсәтә, даими рәвештә эшендә яңа алымнар эзли һәм таба да. 

2021 елдан ул үзенең методик эшенә кире кайта, бу эш тулаем клуб учреждениесенең матди өлешен һәм, аерым алганда, мәдәни-ял итү чараларын җиһазландырудан гыйбарәт. Димәк, һәр чарага смета, аны раслау өчен документлар, килешүләр төзү, сатып алу өчен акча күчерү, кирәкле реквизитлар, бүләкләр, призлар һәм башкалар әзерләү дигән сүз. Чара вакытында сәхнә артында куелган максатларны үтәүнең төгәллеге дә аның кирәкле реквизит өчен урынны дөрес бүлүенә бәйле. Ә чара уздырылганнан соң хисап бирүләр, исәптән чыгарулар башлана. Бу Накибә Мәсхүт кызы тарафыннан оператив һәм сыйфатлы башкарган эшләрнең бик аз өлеше генә.

ҮКС директоры Валентина Семеняк аның турында менә ниләр сөйли: «Накибә Мәсхут кызы бухгалтерлык программаларны һәм оргтехниканы яхшы белә. Барлык йөкләмәләрне вакытында үти, үз компетенциясе кысаларында бухгалтерлык мәсьәләләрен хәл итүдә катнаша, авыр мәсьәләләрне дөрес һәм оператив рәвештә хәл итү сәләтен күрсәтә. Производстводагы мәсьәләләрне хәл иткәндә шәхси инициатива күрсәтә. Аның үзенчәлекле ягы — кешеләрне тыңлый белүдә, әмма, кирәк булганда, хәлиткеч фикерне үзе тәкъдим итә, ул кабул ителгән карарлар өчен җаваплылыктан курыкмый». 

Накибә Юсупованың иҗади эшчәнлеге район башкарма комитетының «Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен» Рәхмәт хатлары һәм «Намуслы хезмәте һәм мәдәниятне үстерүгә, саклауга һәм популярлаштыруга шәхси өлеш керткәне өчен» дигән Мактау грамотасы, шулай ук Яңа Чишмә районы башлыгының Рәхмәт хаты белән дә билгеләп үтелә.

Кыскасы, «ул булмаса эш харап», дигәндәй, район мәдәният йортында хезмәткәрләр җитешмәгәндә мәдәни чаралар үткәрү вакытында (зурмы ул, кечкенәме), һәр хезмәткәрнең үз җаваплылык зонасы бар. Накибә Мәсхүт кызы белән аралашкан арада ул, гафу үтенеп, берничә тапкыр шалтыратуларга җавап бирде, ниндидер ашыгыч сорауларны хәл итте, хәтта мәдәният йорты хезмәткәрләре җыелышына да барып килде, анда алар «Кышны озату» бәйрәмен уздыруга әзерлек турында фикер алыштылар. Мәдәният хезмәткәрләренең эш режимы башкаларныкына ошамаган, биредә эш көненең озынлыгы син теләгәннән күпкә артыграк булырга мөмкин, әмма бу Накибә Юсупованың кәефенә берничек тә тәэсир итми. Ул һаман да игелекле булып кала бирә, эшкә, дусларча аралашуга һәрвакыт әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев