Зирекле музеенда «Матурлыкка кагыл» дигән эстетика дәресе үткән
Чара ел саен сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья матурлык көнен бәйрәм итүгә багышланган.
Эстетика дәресе Бөтендөнья матурлык көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләүдән башланган.
Бу хакта редакциягә Зирекле музее хезмәткәрләре хәбәр итә.
Музей хезмәткәрләре чарада катнашучыларга матурлык төшенчәсенең тышкы матурлык белән генә түгел, ә аның аерылгысыз өлеше — әхлакый һәм рухи матурлык белән бәйле булуын сөйләгәннәр.
Әңгәмә барышында кызлар үз-үзләренә ничек итеп килешле кием сайлау, үз образыңны табу һәм үз стилеңне булдыру турында белгәннәр, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшкәннәр. Кызларга матур макияж ясарга да өйрәткәннәр.
Ахырдан чарада катнашучылар аның иҗади өлешенә керешкәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев