9 февральдә Яңа Чишмә мәктәп укучылары волейбол һәм чаңгы ярышларында көч сынашкан
Яңа Чишмәдә ТР мәктәп волейбол лигасы чемпионаты кысаларында волейбол буенча ярышлар узган. 9 февральдә - муниципаль этапта кызлар командалары көч сынашкан
Уеннар нәтиҗәләре буенча беренче урында - Ленино, Әдәмсә мәктәбе -икенче, Зирекле лицее - өченче урынны яулаган.
Зирекле авылында «Россия чаңгы юлы - 2024» Бөтенроссия массакүләм спорт акциясе узган.
Стартларда барлыгы 28 укучы катнашкан.
Ярышлар ике этапта узган: башта башлангыч сыйныф укучылары, аннары өлкән сыйныф укучылары арасында.
Чаңгы ярышы күңелле һәм мавыктыргыч булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев