Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Безнең район суды – өченче урында

Үткән атнада Лаешта "Фемида в содружестве муз" конкурсының чираттагы этабы булып үткән һәм безнең район суды коллективы лаеклы III урынны яулаган.

Конкурста Татарстанның тугыз район суды катнашкан. Чараны республика Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев, суд Департаменты Идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, республика судлары Советы рәисе Рамил Шәрифуллин һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ачып җибәргән. Алар һәммәсенә уңышлы чыгыш ясауларын теләгәннәр.
Конкурста катнашучылар 4 номинациядә ярышканнар: "Бию", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбль" һәм "Үзенчәлекле жанр". Барлык чыгышлардан соң компетентлы жюри нәтиҗәләр чыгарган: I урынны хуҗалар яулаган - Лаеш шәһәр суды, II урында - аксубайлылар, III урында - безнең район суды. Җиңүчеләргә тиешле дәрәҗәләрдәге Дипломнар тапшырылган.
Безнең биючеләр дуэтының - Валентина Ерохина белән Гөлнара Нургатинаның чыгышларын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар "Бию" номинациясендә үзләренең биюләре белән жюрины һәм тамашачыларны таң калдырганнар, I урынны лаеклы яулаганнар һәм Татарстан Югары судының Мактау грамотасы белән бүләкләнгәннәр.
Азат МУСИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев