Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бокс буенча республика турниры - Яңа Чишмәдә

2017 елның 8 сентябреннән 9 ына чаклы "Россия боксчысы көне"нә багышланган бокс буенча ачык Республика турниры булып узды.

Татарстан Республикасының 7 район һәм шәһәрләреннән (Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Кама Аланы, Афанас, Яңа Чишмә) һәм Ульяновскидан (Россия) килгән спортчыларны район башлыгы Вячеслав Козлов, Казан шәһәрендә "Хезмәт резервлары" стадионы директоры Руслан Минабетдинов, кикбоксинг буенча 4 тапкыр дөнья чемпионы булган Илназ Сәйфуллин һәм бокс федерациясе вәкилләре сәламләде. Алар яшь спортчыларга уңышлар һәм җиңүләр теләделәр.
Турнирның тантаналы өлешен РМЙ хезмәткәрләре Аня Суворова һәм Илназ Шәйхетдиновлар үткәрде, алар кунакларга кыскача гына районыбыз турында сөйләделәр һәм "Спорт геройлары" җырын башкардылар, ә "Шешминка" ансамбле спорт биюе башкарды.
Турнир 10 кешедән торган судьялар командасы һәм иң яшь боксчылар белән таныштырудан башланды (баш судья - Россия спорт мастеры, 1 категорияле судья Андрей Петров). Әле 9 яшен генә тутыручылар өчен - бу зур ярышларда беренче чыгыш ясау һәм алар инде лаеклы төстә оттырырга өйрәнәләр. Шуңа да тамашачылар оттыручыларның ничек итеп кәефләре кырылуларын һәм җиңүчеләрне аларның дуслары нинди соклану белән каршы алуларын күзәтә алдылар.
Турнирда 74 спортчы катнашты. Безнең команда данын 11 боксчы - БЯСМ-дә шөгыльләнүчеләр яклады һәм шунысы сөенечле, аларның җидесе үз авырлык категориясендә беренче урыннарны яулады, болар: Гор Туманян, Булат Хәйруллин, Ваган Азарян, Газиз Шамазов, Никита Кузнецов, Александр Скоков, Дмитрий Некрасовлар, ә икесе - Давид Азарян һәм Илья Карпов - икенче урында. Яңа Чишмә егетләрен һәм тренер - укытучы Леонид Шабалинны яхшы күрсәткечләре белән котлап, бүләкләү тантанасында (турнирда катнашучыларның һәм җиңүчеләрнең барысы да тиешле дәрәҗәдәге медальләр, кубоклар һәм грамоталар алдылар) район кунаклары менә дигән "Олимп" спорт комплексында ике көнлек турнирның бик шәп үткәрелүен билгеләп үттеләр һәм барлык спортчыларның һәм аларның остазларының ялын яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек һәм БЯСМ җитәкчелеге әлеге турнирны үткәрүгә химая ярдәме күрсәтүләре өчен район башлыгы Вячеслав Козловка, Алексей Трондинга, Николай Скоковка, Александр Карповка, Эдуард Азарянга рәхмәт белдерәләр.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев