Шушы көннәрдә якташыбыз, Чертуш авылыннан көрәшче егет Булат Мусинга билбау көрәше буенча "Россиянең атказанган спорт остасы" дигән мактаулы исем бирелде.
Булат безнең районда туып-үскән егет, балачактан милли көрәш белән шөгыльләнә. Мәктәптә укыган чагында ук район һәм республика ярышларында призлы урыннар яулады, авыл Сабан туйларында батыр калды.
Казанда институтта укыган елларында да Булат көрәш белән актив шөгыльләнә, остара бара һәм ике тапкыр Яңа Чишмәдә район Сабан туеның батыры булып калды. Аңа "Милли көрәш буенча спорт мастерлыгына кандидат" исеме бирелде.
Хәзер ул Казанда яши һәм эшли, милли көрәш һәм билбау көрәше буенча төрле ярышларда район һәм республика данын яклый.
Билбау көрәше буенча спорт мастеры исеме бирелгәннән соң без аның белән элемтәгә кереп, югары исем алуы белән котладык һәм берничә сорау бирдек.
- Булат без синең уңышка ирешүеңә бик сөенәбез, синең белән горурланабыз. Билбау көрәше белән кайчан һәм ничек шөгыльләнә башладың?
- Көрәшнең бу төре белән мин елдан артык шөгыльләнәм инде, аны тренерым Вакыйф Дәүләтшин тәкъдим итте. Киеренке тренировкалардан соң ярышларда катнаша башладым.
- Нәтиҗәләрең (уңышларың) нинди?
- Башта Татарстан чемпионы булдым, бер айдан Ивановода үткән Рәсәй Кубогында икенче урынны яулап Рәсәйнең спорт мастеры нормативын үтәдем. Сентябрьдә узган Россия чемпионатында Владикавказда да икенчегә чыктым. Шушы уңышларымнан соң мине билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында катнашу өчен Россиянең җыелма командасына алдылар.
- Спортның бу төрендә лаеклы, көчле көндәшләрең бармы?
- Әлбәттә бар, Мәскәүдә көчле көрәшче Илдар Билалетдинов яши, Рәсәй беренчелегенә көрәштә мин нәкъ менә аңа оттырдым да.
- Хәзер нәрсә турында хыялланасың?
- Иң зур хыялым, әлбәттә, дөнья чемпионатында җиңү яулау. Тик моның өчен бик күп тир түгәсе, ныклап торып шөгыльләнергә һәм максатка омтылырга кирәк.
- Уңышлар юлдаш булсын сиңа, Булат, яңа үрләр яуларга язсын.
- Зур рәхмәт.
Әңгәмәне
Азат Мусин алып барды.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев