Яңа Чишмә футболчылары Татарстан Республикасы Беренчелегенең бронза призерлары булганнар
Спорт

Яңа Чишмә футболчылары Татарстан Республикасы Беренчелегенең бронза призерлары булганнар

Мини-футбол буенча Беренчелек финалы Бөгелмәдә узган.

26-28 ноябрьдә Бөгелмәдә 2006-2007 елларда туган егетләр арасында Татарстан Республикасы Беренчелеге финалы узган.

Финалга бөтен республикадан иң яхшы командалар җыелган, финал нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә командасы республика буенча 3 урынга лаек булган. 

«Яңа Чишмәдәге спорт сөючеләр яшь футболчыларны һәм аларның тренеры — Яңа Чишмә спорт мәктәбе укытучысы Станислав Савельевны уңышлы чыгышлары белән котлыйлар. Бу яңалык районда яшәүчеләрнең барысын да сөендерергә тиештер, дип уйлыйм», — дип хәбәр итә спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко. 🏆🏆🏆⚽

Мини-футбол буенча Беренчелек финалы Бөгелмәдә узган.


Нет комментариев