Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көч сынаштылар

22 мартта "Олимп" УСЗ-да район оешмалары һәм предприятиеләре арасында язгы Спартакиада булып үтте. Аны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек һәм БЯСМ оештырды.

Спортның 8 төре буенча 26 команда ярышты: армспорт, гер спорты (фәкать ир-атлар гына), аркан тарту, өстәл теннисы, шашка, урыннан озынлыкка сикерү, бадминтон, йөзү. Спартакиаданы ачып, яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева катнашучыларның һәммәсенә дә җиңүләр, исәнлек һәм уңышлар теләде.
Ярышларда катнашучылар спортның һәр төрендә яхшы хәзерлектә булуларын күрсәттеләр. Киеренке көрәштән соң җиңүчеләр һәм шәхси исәптә үз командаларына очколар китергән 2-3 урыннарны яулаучы призерлар ачыкланды.
Армспортта төрле авырлык үлчәмнәрендә I урынны яулаучылар: Әхсән Хөснуллин (ГТХМ), Александр Кузнецов (ЧЭС), Ильяс Нуртдинов (полиция бүлекчәсе), Сергей Мельников (райгаз), Вячеслав Темников (башкарма комитет), Александр Зайцев (ЦКС), Николай Суворов (РЭЭЧ), Алексей Фомичев (ветберләшмә). Хатын-кызлар арасында армспортта иң көчлеләре Надежда Дунаева (ГТХМ), Эльвина Мортазина (РҮХ), Ольга Клюшкина (ДИПИ), Надежда Бурбурова (ветберләшмә), Любовь Михайлова (РҮХ), Татьяна Малышева (райгаз). Полиция бүлекчәсе вәкилләре Петр Питеркин һәм Диләрә Шәйхетдинова урыннан озынлыкка сикерү буенча барысыннан да җитезрәк булдылар. Иң яхшы шашкада уйнаучылар: Гөлфия Вәлиуллина (ҮКС) һәм Сергей Конанеров (райгаз). Өстәл теннисында - Ленар Исмәгыйлов ("Шешмаойл"), Полина Голикова (авыл хуҗалыгы идарәсе); бадминтонда Айнур Фәтхетдинов (райгаз) һәм Оксана Сабирҗанова (ПИЗО) җиңү яуладылар. Гер спорты буенча җиңүчеләр: Тимур Шершнев (РЭЭЧ), Вячеслав Кузнецов (118 нче ҺУ).
Команда исәбендә полиция бүлекчәсе - I урында, райгаз командасы - II урында, ә мәдәният бүлеге һәм ветберләшмә үзара III урынны бүлештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев