Хәтер турниры
30 мартта «Олимп» УСЗ да РСФСР ның спорт мастеры Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә багышланган милли көрәш буенча ачык турнир булып үтте. Турнирны оештыручылар – яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча бүлек, милли көрәш буенча федерация һәм БЯСМ. Ярышларның химаячеләре: Рифнур Сөләйманов, Фәргат Вәлиев, Габбас Әхмәдиев, Марат Садыйков.
Ярышларда Нурлат, Чистай, Түбән Кама, Мамадыш, Чирмешән, Азнакай һәм Яңа Чишмә районнарыннан 10 авырлык категориясендә 110 көрәшче катнашты.
Тантаналы ачу церемониясендә Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов, Түбән кама Сабантуйларында 8 тапкыр абсолют батыр булган, милли спорт төрләре буенча ТР, РСФСР һәм Үзбәкстан спорт мастеры, милли көрәш буенча 10 тапкыр ТР чемпионы, герой-шагыйрь Муса Җәлил исеме призларына республика ярышларында 2 тапкыр җиңү яулаган Габбас Әхмәдиев, шулай ук әлеге спорт төре буенча башка мастерлар һәм мәртәбәле кунаклар, Әхмәтвәлиевлар гаиләсе: Гөлчәчәк Госман кызы, кызы Румия һәм уллары Рузил катнашты.
Ярышлар иртәнге сәгать 10 да башланды, ә 11 дә турнирны тантаналы шартларда ачу церемониясе булып узды. Аннан соң ярышлар дәвам итте – катнашучылар аны зур түземсезлек белән көтте. Бер келәмдә зуррак яшьтәге көрәшчеләр бил алышса, икенчесендә яшь спортчылар көч сынашты. Кискен көрәштән соң шәхси зачетта җиңүчеләр билгеләнде.
30 кг-га чаклы авырлык категориясендә бил алышучылар арасында 1 урында – Ринас Гозаеров (Нурлат), 2 урында – Ранил Әдһәмов (Яңа Чишмә), 3 урында – Илдан Бикташев (Нурлат).
35 кг-га чаклылар арасында 1 урында – Ленарис Зарипов (Азнакай), 2 урында – Рафис Гозаеров (Нурлат), 3 урында – Алмаз Гәрәев (Азнакай).
40 кг-лылар арасында 1 урында – Максим Лукьянов (Нурлат), 2 урында – Илназ Әхмәтов (Яңа Чишмә), 3 урында – Рамил Архипов (Чирмешән).
45 килограммлылар арасында 1 урында – Илфат Миннегалиев (Азнакай), 2 урында - Рамазан Корбанов (Мамадыш), 3 урында – Олег Гурьянов (Нурлат).
50 кг-лар арасында 1 урында – Ислам Закиров (Азнакай), 2 урында – Олег Максимов (Нурлат), 3 урында – Эдуард Петухов (Түбән Кама).
55 кг-лар арасында 1 урында – Салават Хаҗиморатов (Нурлат), 2 урында – Рияз Мортазин (Чистай), 3 урында – Рифат Кармышев (Нурлат).
60 кг-лар арасында 1 урында – Әлфис Шәйдуллин (Түбән Кама), 2 урында – Айнур Мәгъданов (Азнакай), 3 урында – Камил Сәхәбиев (Яңа Чишмә).
65 кг-лар арасында 1 урында – Булат Гыйниятов (Чистай), 2 урында – Рөстәм Сабиров (Түбән Кама), 3 урында – Раил Нуруллин (Чистай).
75 кг-лар арасында 1 урында – Булат Шәйхуллов (Түбән Кама), 2 урында – Руслан Сәлимов (Азнакай), 3 урында – Нәдир Ибәтуллин (Чирмешән).
75 кг-нан югарыраклар арасында 1 урында – Илмир Хәсәншин (Түбән Кама), 2 урында – Булат Галимов (Түбән Кама), 3 урында Алмаз Галиуллин (Нурлат).
Шәхси зачетта барлык җиңүчеләргә дә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Турнирның абсолют батыры Илмир Хәсәншинга Әхмәтвәлиевлар гаиләсеннән приз – тәкә бирелде. Рузил Әхмәтвәлиев әтисе Рәшит Әхмәтвәлиев истәлегенә оештырылган турнирда катнашучыларга, оештыручыларга, химаячеләргә һәм спортны сөючеләргә рәхмәт сүзләре белдерде.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев