Көрәшчеләр рухы
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Чертуш авылы мәдәният йортында “Көрәшчеләр рухы” исемле чара булып узды.
Безнең авылыбызның 100 еллык көрәш тарихында һәрбер көрәшченең үз урыны, үзе яулаган үрләре бар.Әлеге кичәдә 1912-1919 елларда Сабантуйларда бил алышкан, ул заманның атаклы көрәшчеләре Әхмәтҗанов Мөддәрис Әхмәтҗан улын (ул венгр –мадьярлар отряды тарафыннан атып үтерелгән һәм туганнар каберлегенә күмелгән)шулай ук Бөек Ватан сугышында батырларча көрәшкән Гайнанов Госман Гайнан улын (1903-1960), Хәлиуллин Нурмөхәммәт Хәлиулла улын (1903-1975), Гыймадиев Әхмәтша Гыймади улын да хөрмәт белән искә алдык.
Авылыбыз данын еракларга тараткан РСФСРның атказанган тренеры Сәхабетдинов Мәгазь Мөбарәкша улы (1928-2013) безнең авылдан чыккан. Сугышка кадәр аларның гаиләсе Ярослав өлкәсе Волгострой поселогында яши, аннан авылга кайталар. Әтисе Мөбарәкша Сәхап улы Бөек Ватан сугышында һәлак була, ”Хәтер “китабында аның исеме бар.
Авылдашыбыз Нәгыймов Рафик абый ул көнне бәйрәмебезнең олы кунагы иде. Сабантуйларда баш батыр булып калмаса да, 2, 3 урыннарны яулап килгән. Төп көндәше –Акьяр авылыннан Госсаметдинов фамилияле көрәшче булган.Рафик абый бер Сабантуйда зур үлчәү авырлыгында көрәшүче Нариман батырын җиңүен искә алды.
Көрәш тарихына күз салсак,безнең авылыбызда Гыймадиевлар көрәшчеләр нәселе буларак аерылып тора. Бабалары Әхмәтша Гыймадиев,аның улы Хафиз һәм аның да 7 улы, алар арасында Татарстанның спорт мастерлары - Рафаэль һәм Равил, оныклары Ринат һәм Радик Гыймадиевлар (Татарстанның спорт мастеры) нәтиҗәле көрәшеп, республикада алдынгы урыннар яулап,авылыбыз данын күтәрделәр. Бигрәк тә Рафаэль Хафиз улы – ул Чистай Сабан туенда 23 тапкыр баш батыр исемен алып тарихка кереп калды.
Шулай ук авыл Сабантуйларында оста көрәшүче Равил Әхмәтҗановны билгеләп үтәсе килә. Аның сәләте улы Саматка да күчкән. Ул республика күләмендә үткәрелгән ярышларда алдынгы урыннарны яулап килә. 2017 елда районыбызның баш батыры булып калды. Алар нәселеннән безнең
авылда яшәгән Илдар Гайнановның уңышлары да районыбыз халкына таныш. Димәк, аның тамырлары да безнең авылга барып тоташа.
Сафиуллин Харис абый да көрәш белән шөгыльләнә.Ул 1978 елда авыл Сабан туенда якташыбыз, РСФСРның атказанган спорт мастеры Әхмәдиев Габбас абый белән көрәшүен җылы итеп искә алды..
Авыл Сабантуйларында, республика ярышларында нәтиҗәле көрәш күрсәткән авылдашларыбыз Раиф Морадимов, Илдар Хәйруллин, яшьләрдән Риназ Абдуллин, Риаз Хәлиуллин, Нәзир Әхмәтвәлиев һәм Тимур Саттаров исемнәрен дә атамый булмый.
Кичәбезнең төп кунаклары - Россиянең милли көрәш һәм билбаулы көрәш буенча спорт осталары авылдашыбыз Булат Мусин һәм аның дусты Илмир Төхвәтуллин иде. Алар тамашачыларга көрәш буенча мастер-класс күрсәттеләр,сорауларга җаваплар бирделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.Авылыбыз үзешчәннәре белән Акъяр авылыннан Альбина Саматова һәм Казаннан Чулпан Әхмәтвәлиева чыгышы күңелләргә хуш килде.
Кичәбезне хөрмәтләп килгән Яңа Чишмә көрәш федерациясе җитәкчесе Шәүкәт Госсаметдинов, шул исемдәге КФХ җитәкчесе Марат Садыйков, Шахмай авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризов,Чертуш башлангыч мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рашат Зарипов, Шахмай мәктәбеннән Рөстәм Мифтахетдинов һәм Акъярдан күп еллар район Сабантуйлары батыры булган Илгизәр Гайнуллиннар үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр.Шулай ук әлеге кичәнең әһәмиятен дә әйтеп уздылар,районда милли көрәшебезне үстерү буенча эшлекле тәкъдимнәр дә ясадылар.
Югалмасын иде милли көрәшебез, көрәшчеләр рухы яшәсен авылларда!
Рәмзия МУСИНА,
Чертуш авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев