Үткән елда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган
Спорт

Үткән елда 18 ГТО мәйданчыгы ясалган

Татарстанда спорт инфраструктурасы «Демография» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында оештырыла.

2019 елда «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча Чаллы шәһәрендә һәм Апас районында 2 футбол кыры һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелгән.Шулай ук әлеге  программа буенча Лаеш һәм Минзәлә районнарында 2 баскетбол-волейбол мәйданчыгы файдалануга тапшырылган. Сарман районында тренажерлар куелган мәйданчык пәйда булган.Буа һәм Лениногорск шәһәрләренә ике боз катыру машинасы, Чаллы, Биектау һәм Казандагы спорт мәктәпләренә хоккей өчен җиһазлар комплекты һәм тренажерлар кайтарылган.


Нет комментариев