Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Тубылгы Тау гер күтәрүчеләре һәрчак алдынгылар рәтендә

Үткән Сабан туенда гер спорты һәм армрестлинг буенча призлы урыннарның күпчелеген тубылгытаулылар яулады һәм бу гаҗәпләнерлек тә түгел. Чөнки спортның әлеге төрләре белән инде менә байтак еллар буена тәҗрибәле тренер Ринат Гатин шөгыльләнә.

Тамашачылар 16 килограммлы герны бернинди тартылуларсыз бер-бер артлы күккә чөйгән кызларны алкышларга күмделәр.
Тубылгы Тау мәктәбендә берничә ел гер спорты белән шөгыльләнүче Алинә Хәсәнова кызлар арасында җиңүче булды (ул хәзер Чистай педучилищесында укый). Алинә 5 тапкыр Татарстан чемпионы һәм Россия чемпионатының бронза призеры булып тора.
Тамашачылар кечкенә генә буйлы кызның 16 килограммлы герны бер-бер артлы өскә чөйгәнен сокланып һәм шаккатып карап тордылар. Бу Тубылгы Тау мәктәбенең 8 сыйныф укучысы, гер спорты буенча беренче разрядка ия Алия Хатыйпова иде. Нәтиҗәдә ул гер күтәрүчеләр арасында призлы урынга лаек булучылар арасына керде.
-Ул максатка омтылучан кыз, - диде тренеры Ринат Гатин. -Алиянең базасы әйбәт, ул әйбәт йөгерә, армрестлинг белән шөгыльләнә, ә герне ул 50 мәртәбәдән артык та күтәрә ала.
Бүген Тубылгы Тау мәктәбендә 20 дән артык бала гер спорты белән (шуның сигезесе - кызлар) шөгыльләнә, бәлки берничә елдан без араларыннан спорт мастерларын һәм Рәсәй чемпионнарын да күрә алырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев