Спорт
Ул җиңүгә омтыла
Казанда "Honda GX200" һәм "Honda GX270" классларында "ТР-да юл хәрәкәте куркынычсызлыгының фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау Дирекциясе Кубогы"на картинг буенча ярышлар булып үтте. Ярышларда республиканың төрле районнарыннан 8 яшьтән 16 яшькәчә булган спортчылар катнашты.
Спорт - техник клубында шөгыльләнүче Артем Храмышев безнең район данын яклады.
- Картинг секциясендә нибары ике ай гына шөгыльләнә башлавына карамастан, ярышларда безнең Артем яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, - диде "Аҗаган" яшүсмерләр клубы филиалы мөдире Ирина Иванова.
- Артем ярышларга чынлап торып әзерләнде, ул тренировкаларга җитди карый. Аңа нибары 8 яшь кенә, тик ул җиңүгә омтыла, - дип сөйли тренер Александр Завалишин. - Әгәр җиңүгә омтылыш бар икән, димәк аңа без дә ярдәм итәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев