Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Спорт

Яңа Чишмә районында егетләр һәм кызлар арасында иң яхшы волейбол командалары билгеләнгән

Ярышучыларның дуслыгы волейбол кебек спорт төрендә лидерлык өчен гадел көрәшкә ярдәм иткән.

Узган атнада мәктәп волейбол лигасы чемпионаты кысаларында егетләр һәм кызлар арасында волейбол буенча ярышларның муниципаль этабы узган. Аның нәтиҗәләре турында ярышларны оештыручы РМБ начальнигы урынбасары Александр Улитин сөйләде.
Барлык уеннар нәтиҗәләре буенча егетләр арасында Шахмай урта мәктәбе командасы җиңгән: 
2 урында - Яңа Чишмә гимназиясе
3 урында - Әдәмсә мәктәбе

Кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән: 
1 урында-Яңа Чишмә гимназиясе
2 урын - Шахмай мәктәбе
3 урын - Черемухово мәктәбе.

Александр Улитин билгеләп үткәнчә, ярышлар дустанә шартларда узган, ярышучы командаларның күбесе бер-берсе белән күптән таныш һәм бу волейбол кебек спорт төрендә лидерлык өчен гадел көрәшкә ярдәм иткән.  Ярышларны оештыручылар җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны-волейболчыларны котлаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев