Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь булу һәм озын гомерлелек сере

Пенсия яшенә җитү белән, хатын-кызларның, ниһаять, буш вакытлары күбрәк була. Тормышны өй эчендәге эшләр белән генә түгел, ә кызыклы шөгыльләр белән дә тулыландыру өчен көндәлек тормышта ни белән мавыгырга соң?

Һәр көн иртән “Олимп“ УСЗ тирәсендә сәламәтлек өчен скандинавия йөреше белән шөгыльләнүче дус хатын-кызлар төркемен күрергә була. Тренажер залында даими шөгыльләнеп, бассейнда йөзеп, атнасына ике тапкыр “Олимп“ УСЗ да  сәламәтлек төркемендә занятиеда булып, алар физик формаларын саклыйлар. “Пенсионерлар берлеге“ район иҗтимагый оешмасы әгъзаларының актив тормыш рәвеше алып баруларының бу әле  бер ягы гына. Физкультура белән шөгыльләнү үз җимешләрен бирә – безнең пенсионерлар республикада, әйтик, Өченче яшь Спартакиадасында  яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр. Анда команда ел саен катнаша. Соңгы уңышлары  - дартста Екатерина Бочарова 3 урын алган, йөзүдә Мөслимә Шиһапова призлы урында. Алар, мәсәлән,  “Татарстан кроссы“ спорт акциясенә йөриләр: катнашмаган очракта, җанатарлар булып киләләр.
РМЙ каршындагы “Селяночка“ ветераннар ансамбле яңачишмәлеләргә бик яхшы таныш. Ансамбльне булдыру  инициативасы белән янучы кеше – аның әйдәп баручысы һәм “Пенсионерлар берлеге“ оешмасы рәисе Анастасия Козлова. Ансамбль актив концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә – районда бик сирәк чара  гына кокошниклардан һәм кызыл сарафаннар кигән сөйкемле хатын-кызлардан башка үтә. “Селяночка“  районның байтак авылларында концертлар белән чыгыш ясый, “Балкыш-Сияние“ республика фестивалендә даими катнашучы. Быелгы сайлап алу турында аларның “Непрошеная война“ җыры тамашачыларның һәм жюри әгъзаларының күңелен  яулаган. Шушы җыры белән ансамбль 5 октябрьдә Казанда үтәчәк  фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясарга чакырылган. “Селяночка“ исеменнән   “Пенсионерлар берлеге“нең  хәйриячелек  белән шөгыльләнүен күпләр белми әле. Өлкәннәр  ункөнлегендә  алар концерт белән  Картлар йортында чыгыш ясаячак һәм соңыннан  анда яшәүчеләргә бүләкләр: яхшы курткалар, пальтолар, костюмнар, свитерлар, күлмәкләр өләшәчәкләр, бу киемнәрне алар өйләреннән алып килә. Яңа ел алдыннан инвалид балалар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге һәм ятим балалар өчен Раштуа чыршысына уенчыклар җыю буенча акция оештыралар. Безнең Изге Троица мәхәлләсе тормышында һәм чиркәү  территориясен төзекләндерүдә актив катнашалар. Үзәк китапханә каршында булдырылган аралашу – китап укырга яратучылар клубында очрашуларда да -  безнең пенсионерлар . Камыр ризыклары белән чәй табыны янында очрашуларның темасы төрле: китаплар, бакча, кул эшләре, халык бәйрәмнәре һ.б. Халыклар дуслыгы йорты ачылу белән алар анда үтүче  барлык  чараларга да йөри башлыйлар. Мондый очрашулар , аралашулар аларны рухландыра, тормышның бар  ямен тоеп яшәргә булыша.
Пенсионерларны тагы бер мөһим нәрсәгә – компьютерга “Өченче  яшь  университеты“нда өйрәтәләр. Монда өч факультет бар: “Хокукый белем мәктәбе“, “Компьютер грамотасы нигезләре“,  “Туган  як тарихын өйрәнү“. Әлеге  университет оешуга 6 ел эчендә анда райондагы берничә дистәгә якын пенсионер компьютер грамотасына өйрәнгән.
- Россия пенсионерлар  берлегенең Яңа Чишмә җирле бүлекчәсе 2006 елның декабрендә оешты, - дип сөйләде  безгә РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева. - 2010 елның ноябреннән аны Анастасия Козлова җитәкли. Анда бүген 228 кеше тора яки райондагы тулаем пенсионерлар  санының 5,4 %.
 “Пенсионерлар берлеге“нең пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге кешеләргә бай эчтәлекле ял сәгате оештыруда, аларны файдалы шөгыльләргә, авыл, районның җәмәгать тормышында  актив катнашуга җәлеп итүдә, аларның сәламәтлекләрен саклауда һәм ныгытуда булышлык итүдә өлеше зур.
Моннан  тыш, оешма әгъзалары мөһим иҗтимагый – сәяси вакыйгаларда: сайлауларда, Җиңү көнен бәйрәм итү чараларында, ана капиталына сертификатлар тапшыруда актив катнашалар. Алар иҗтимагый совет,  комиссияләр, берләшмәләр составына керәләр. Һичшиксез, әлеге оешманың актив  эшчәнлек алып баруында аның рәисе, энергияле, актив, бернигә дә битараф булмаучы, үз авылының һәм районның патриот хатын-кызы Анастасия Николаевнаның өлеше зур.  Шуның өчен ул ТР Дәүләт Советының Рәхмәт хаты һәм башка бүләкләре белән бүләкләнгән.
- Безнең оешманың бурычы  - кеше пенсиягә чыккач актив сәламәт тормыш рәвеше алып баруын, җәмгыятьтә калуын дәвам итсен өчен булышу һәм рухландыру, - дип сөйли үзе Анастасия Козлова. Безнең сафларга активрак, кыюрак кушылыгыз һәм сез үзегезне шушы җәмгыятькә кирәкле кеше итеп тоярсыз, ә бу теләсә нинди яшьтә дә бик мөһим. 
Ольга Иванова                                                                                                                    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев