3 сентябрьдә Яңа Чишмә районына эш визиты белән VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев килеп китте.
Килгән шәпкә ул РФ Дәүләт Думасына сайлауларга багышланган "Олимп" УС З-да яшь сайлаучы район Спартакиадасын ачу тантанасында катнашты. Сайлауларда ил халкының иң актив һәм күп санлы өлеше булган яшьләргә мөһим роль бүлеп бирелә. Яшьләр илебезнең киләчәге турында уйларга, гражданлык аңлылыгына өйрәнергә, "Мин булмасам, кем эшләр" принцибыннан чыгып яшәргә тиеш. Беренче мәртәбә тавыш бирүче 18 яшьлек кызлар һәм егетләр, әлбәттә, аеруча горурлык кичерәчәкләр. Район башлыгы Вячеслав Козлов спартакиадада катнашучы яшьләрне сәламлаү чыгышында шул хакта һәм соңгы елларда районыбызның муллыгы арту турында сөйләде.
Марат Бариев спортчыларга һәм яшь сайлаучыларга мөрәҗәгатендә Татарстанда физкультура һәм спортны үстерүгә зур игътибар бирелүен ассызыклады: ел саен республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында яңа спорт корылмалары, бассейннар, боз сарайлары, универсаль спорт мәйданчыклары һ.б. ачыла. Тудырылган матди - техник җиһазланыш республикага дөньякүләм дәрәҗәдә ярышлар кабул итү мөмкинлеге бирә. Дәүләт тарафыннан үстерелгән юнәлеш халык сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, ул - яшьләр тормышының мөһим состав өлеше дә.
- Шундый формада Яшь сайлаучы көнен уздыру - шәп тәҗрибә. Татарстанның башка муниципаль районнарына да бу тәҗрибәне отып алырга кирәк, - диде ул.
Спартакиадада яшьләр спортның 6 төре: волейбол, шашка, идәннән этелү, гер спорты, перекладинада тартылу, горизонталь хәлдән гәүдәне күтәрү буенча көч сынаштылар. Һәр катнашучы призлы урын өчен көрәште һәм үз командасы өчен тырышты. Идәннән этелүдә Марина Василиванова (Яңа Чишмә урта мәктәбе), горизонталь хәлдән гәүдәне күтәрү буенча Елена Холина (район башкарма комитеты) һәм Арут Арутюнян (студент), перекладинада тартылу буенча Раил Шәфигуллин (суд приставлары хезмәте), гер спортында Иван Тропынин (Яңа Чишмә урта мәктәбе), шашка буенча Любовь Савельева (район башкарма комитеты) һәм Марат Мурасов (ТОДК) җиңү яуладылар. Волейболда электр челтәрләре командасы җиңде. Яшь сайлаучылар Спартакиадасы җиңүчеләренә район башлыгы урынбасары Надежда Попкова медальләр, кубоклар һәм дипломнар тапшырды.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев