Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Әйбәт чыгыш ясадылар

Мамадыш шәһәрендә үткән, Татарстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган "Авыл яшьләре" дип аталган җәйге авыл спорт уеннарында 1,8 мең чамасы кеше катнашты. Чарада катнашучылар 15 спорт төре буенча көч сынаштылар, сыер савучылар белән механизаторлар да бу көнне һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Безнең районнан җыелма команда да...

Мамадыш шәһәрендә үткән, Татарстанның Яшьләр һәм спорт министрлыгы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган "Авыл яшьләре" дип аталган җәйге авыл спорт уеннарында 1,8 мең чамасы кеше катнашты.
Чарада катнашучылар 15 спорт төре буенча көч сынаштылар, сыер савучылар белән механизаторлар да бу көнне һөнәри осталыкларын күрсәттеләр.
Безнең районнан җыелма команда да ярышларда актив катнашып, спортның кайбер төрләре буенча әйбәт нәтиҗәләргә иреште. Бигрәк тә Чертуш егете, көрәшче Булат Мусин (20 яшь) сөендерде, үзенең авырлык категориясендә (90 кг-га чаклы) ул җиңү яулады. Хәзер Булат КАИ-ның 3 курсын тәмамлады, спорт белән нык мавыга, әле дистә еллар төрле ярышларда район данын яклар дигән өмет бар.
Мини-футбол буенча 24 команда арасында безнекеләр 5 нче урында (тренер Дмитрий Подопрелов), аркан тарту, волейбол (тренер Илгизәр Сабиров), өстәл теннисы буенча (тренер Рәфис Вафин) һәм спорт сөюче Хамәтвәлиевлар гаиләсе (Зирекле авылы) командалар арасында беренче унлыкка керделәр.
Безнең шахматчылар һәм шашкачылар, армрестлинг буенча көчлеләр, бадминтончылар, савымчылар һәм туристик күп төр ярыш буенча команда да яхшы чыгыш ясадылар (аларның барысы да район командалары арасында беренче егермелектә). Кызганычка каршы, яшь механизаторлар чыгышы бик үк уңышлы булмады (алар соңгы урында).
Шуңа да карамастан, безнең районның җыелма командасы республиканың 43 районы арасында, күршеләребезне артта калдырып, 18 нче урынны яулады һәм үзенең 2013 елдагы күрсәткечләрен яхшыртты (ул чакта без 26 нчы урында идек, ярышлар ике елга бер тапкыр уза).
Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек барлык спортчыларга һәм ярышларда катнашучыларга зур рәхмәт белдерә һәм яңа җиңүләр тели. Шулай ук оешма җитәкчеләренә: Владимир Дунаевка (райгаз), Ришат Билаловка (РҮХ), Харис Хөсәеновка (электр челтәрләре), Александр Еронтьевка (РМБ) һәм Леонид Богомоловка (район авыл хуҗалыгы идарәсе) рәхмәт белдерә. Әлеге оешмаларда эшләүче хезмәткәрләр авыл спорт уеннарында актив катнашып, районга яхшы күрсәткечләр белән кайттылар. Аларның һәммәсенә дә ныклы исәнлек, бәхет һәм яңа җиңүләргә ирешүләрен тели.
Ольга Лаврентьева Булат Мусинны котлый. Айгөл Краснова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев