Йөзүчеләр 11 медаль яулады
14 декабрьдә Яңа Чишмә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Чистай шәһәрендә йөзү буенча "Лидер" ачык турнирында катнаштылар.
Безнең яшь йөзүчеләрнең көндәшләре республикабызның 4 районыннан 100дән артык спортчы иде. Безнең район данын тренер Сергей Финагентов җитәкчелегендә 17 спортчы яклады.
Нәтиҗәдә 100 метр дистанцияләрдә 1 урында Андрей Смурыгин (брасс, комплекс), Николай Калмыков (аркада, ирекле стиль), Азим Йосыповлар (комплекс), һәм соңгысы ирекле стиль буенча 2 урында да; көмеш медаль ияләре - Фәрит Галяветдинов (аркада), Вадим Попков (комплекс), Эльмир Фәрхетдинов (ирекле стиль), Ангелина Федорова (брасс); 3 урынны Артем Карцев (аркада) һәм Адель Вәлиуллин (ирекле стиль) яулады, Адель шулай ук «көмеш» медальгә дә ия булды (аркада).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев