Балаларына яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган кием-салым сатып алучы ата-аналар күп түгел.
Ә юл хәрәкәте кагыйдәләре нәкъ шундый киемнәр таләп итә. Хәзер моның өчен штраф та каралган дип сөйлиләр. Бу шулаймы соң? Яктылыкны кире кайтаручы элементлар куллану үзенчәлеге ниндирәк? Шушы сорауларга Яңа Чишмә ЮХИДИ начальнигы Евгений Михайлов җавап бирә.
Статистика буенча җәяүлеләрне бәрдерү - ЮТҺ-нең киң таралган төре. Ахыры үлем белән беткән кеше бәрдерүләр нигездә төнлә була, караңгыда машина йөртүче машиналар үтеп йөри торган юлдагы кешеләрне күрми. Моңа һава шартларының начар булуы - яңгыр, карлы яңгыр, томан, кышын - бозлавык, шулай ук җәяүлеләрнең өсләрендә яктылыкны кире кайтаручы элемент булмау да булышлык итә. Җәяүлеләр тарафыннан шундый әйберләрне куллану үзләрен машина бәрдерү очрагын 6,5 тапкырга киметә. Машина йөртүче (шофер) яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган җәяүлене шактый зур арадан - 30 метр урынына 150 метрдан, ә ерак ут белән хәрәкәт иткәндә шофер җәяүлене 400 метр арада күрә ала.
Шулай итеп, җәяүлегә өч шартта яктылыкны чагылдыручы элементлар булдыру зарур: торак пункттан читтә булганда, юл читеннән барганда, караңгы төшкәч юлны аркылы чыкканда.
Әгәр дә җәяүленең алда әйтеп узылган шартларда яктылыкны чагылдыручы элементларсыз булуы ачыкланса, аңа кисәтү ясала яки 500 сум штраф салына.
Яктылыкны кире кайтаручы элементлардан файдалану үзенчәлекләре турындагы тагы да тулырак информацияне газетабыз сайтыннан укыгыз.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев