Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы әмере буенча министрлык һәм Яңа Чишмә район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре конкурска йомгак ясаган.
Конкурс техниканы кышкы саклауга һәм машина-трактор паркларын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча үткәрелгән.
Комиссия районның барлык хуҗалыкларында булып, җиңүчеләрне билгеләгәннәр. Беренче урын "Сөт иле" "Яңа Чишмә" ҖЧҖ филиалының Акъяр бүлекчәсенә бирелгән (бүлекчә җитәкчесе Рәмис Гыйльметдинов), икенче урында "Кулон" а/ф (җитәкчесе Линар Шәмагсумов), өченче - "Архангельское" КФХ" ҖЧҖ (җитәкчесе Татьяна Белоглазова). Комиссия районның барлык хуҗалыкларында да әлеге мәсьәләләр буенча эшнең яхшы алып барылуын билгеләп үткән.
Нет комментариев