Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Эшен яратып башкара

Акбүре авылыннан нефть һәм газ чыгару операторы Илдар Зариповка 25 июльдә 50 яшь тула. 30 еллап ул нефтьче булып эшли, шуның 27 елын "Нурлатнефть" НГДУ-да.

- Шул гомер эшләп, ул үз һөнәренең чын остасы (ас) булган, аның тәҗрибәсе бик зур, - дип сөйләде аның яшь мастеры Максим. - Мин бу тармакта үзем дә яңа кеше түгел, техникумга чаклы 6 ел оператор булып эшләдем, тик Илдар Солтанович кебек технологик процессларның бөтен нечкәлекләрен белергә миңа ерак әле. Бик җаваплы, пөхтә кеше. ДКС-83не, технологияне, насос агрегатларының эш торышын карый, үти, күзәтә. Ул бик игелекле дә, без яшьләргә ярдәм итеп тора, белгәне, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Авылдашлары да аның сабыр, хезмәт сөючән, тыныч, басынкы булуы хакында сөйлиләр. Ул үзе дә бик эшчән гаиләдә үскән. Әтисе дә бар эшкә (техника буенча да) бик оста булган. Илдар кечкенәдән әтисенә трактор-комбайн, автомашина механизмнарын, узелларын сүтешергә, төзәтергә булышкан һәм осталыкка әтисеннән өйрәнгән.
Хатыны Наилә күрше Сөлчәбаш авылыннан, һөнәре буенча медик. Өйләнешкәч тә ике ел Әлмәттә яшәгәннәр. Илдар техникум тәмамлауга нефть компаниясендә эшли башлый. Яшьләрне туган җир, туган авыл үзенә тарта, олыгайгач әти-әниләренә дә ярдәмче кирәк була. 1991 елны Акбүрегә кайткач та яраткан эшен ташламый, "Нурлатнефтькә" (Ивашкинога) эшкә күчә һәм тырышып хезмәт куюын дәвам итә. Тармакта аның хезмәтен бәяләп берничә мәртәбә "Нурлатнефть" НГДУ, "Татнефть" ААҖ-нең Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2010 елда "Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгаруны билгеләп үтү йөзеннән" медальгә лаек була.
Гаилә бик тату яши, Зариповларның зур, матур өйләре, хуҗалыклары, бакчалары - бар да бар, бар да үрнәк тәртиптә. Илдар сменалап, көндез дә төнлә дә эшләсә дә, Наиләнең дә эше җиңел түгел, ФАП мөдире - барына да җитешәләр. Алар белән Илдарның 77 яшьлек әнисе дә яши, аны да карыйсы.
- Бик җаваплы, кайгыртучан, эштә дә, өйдә дә уңган, эшчән - чын гаилә башлыгы, - ди ире турында Наилә.
Алар инде 28 ел бергә гомер итәләр. Уллары белән кызлары да кайтып йөриләр. Динар "Нижнекамскшина" ПАО-да, Динә Казанда "Кан-авто" автосалонында администратор булып эшли, икесе дә гаиләле, Амелия һәм Азалия атлы кызлары да бар. Кыскасы, Илдар - бәхетле ир-ат, әти һәм бабай.
Күптән түгел, 2017 елның февралендә ул Әлмәттә чыккан "Нефтяные вести" газетасындагы язма герое да булган. "Нурлатнефть" НГДУ-ның ул эшләгән 2 нче номерлы цехына хәбәрче килгән. Моңа мөһим вакыйга сәбәпче булган. ТР Президенты Указы белән республиканың нефть сәнәгатен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Илдар Зарипов "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орден-медале белән бүләкләнгән. Бу зур бүләк, аны шулай гына бирмиләр, ә уңганнарга һәм лаеклыларга гына тапшыралар. Илдар үзе бу язма хакында белми дә әле, бу сөекле хатыны Наиләнең аңа сюрпризы булачак.
Ольга Иванова
Язма авторы да хатынының котлауларына кушылып, юбилярга ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, иминлек тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев