“Зур тормышка” билет
Шул ук көнне соңгы кыңгырау бәйрәме Яңа Чишмә урта мәктәбендә булып үтте. Монда 11 сыйныфтан - 13, 9 сыйныфтан 21 укучы "2013 ел чыгарылыш сыйныф укучысы" дип язылган тасма такты.
Быелгы соңгы кыңгырау бәйрәме кунакларга гадәти булмаган куелышта булуы белән истә калыр, мөгаен. Тантана сәбәпчеләре - 11 сыйныфлар тантаналы линейкага шарлар белән бизәлгән, "Урта мәктәп - Зур тормыш" дип аталган маршрутлы "2013 нче поездда, 25 нче номерлы вагонда" (25 май - соңгы кыңгырау датасы) "килделәр". Поезд тукталыш ясаган һәр станциядә - "Беренче сыйныфлар", "Минем яраткан укытучым", "Кадерле әти-әниләр", "Хушлашу" тукталышларында алар һәммәсен дә котладылар, җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Быел алар чыгарылыш сыйныф укучылары яки кечкенә сыйныфларда укучы балалар авызыннан гына яңгырамады, ә өлкәннәр дә: беренче укытучылары, педагоглар, ата-аналар да үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Сыйныф җитәкчесе Светлана Данилова тулаем бер поэманы зур дулкынлану белән укыды. Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсахов район башлыгы Вячеслав Козловның чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгатен укыды, аларны -мәктәпне, ә калган укучыларны уку елын тәмамлаулары белән котлады, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын, каникул көннәрендә күңелле ял итүләрен теләде. Ул мәктәп директоры Ольга Лазаревага мәктәпнең район чараларында актив катнашуы өчен район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Мәктәп белән хушлашу җылы һәм ихлас күңелдән иде, һәр кешенең йөрәген дулкынландырган мизгелләр дә байтак булды. Һәм 13 ак шарны һавага очырып җибәргәч тә, алар югарыга ук күтәрелмәде, 50 метр читтәрәк мәктәп ишегалдына гына - җиргә төште, бу исә балаларның туган мәктәпләре белән элемтәнең ничек нык булуын күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев