16 ноябрьдә Яңа Чишмәнең Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза
Көн темасы

16 ноябрьдә Яңа Чишмәнең Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе уза

Чарада район предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре катнаша. Эш эзләүче гражданнар мәгълүматларны ярминкәдә катнашучы предприятие вәкилләреннән турыдан-туры ала алачаклар.

Мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшкә урнашу, һөнәри белем үзләштерү, башка юнәлештә хәзерлек үтү, хезмәт һәм гарантияләр турында консультация биреләчәк. Вакансияләр ярминкәсе мәшгульлек үзәге бинасында үтәчәк. Адресы: Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 93. Чара сәгать 10 да башлана.


Нет комментариев