ТНВ телеканалы "ТИН-клуб" тапшыруы өчен Зирекледә "Аҗаган" яшүсмерләр клубының эше һәм эшчәнлеге турында репортаж төшерде.
Телевизион тапшыру балалар мәйданчыгы, шугалак, яшүсмерләр клубы түгәрәкләренең эше турында сөйли. Телетапшыру өчен яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр балалар мәйданчыгында сәхнәләштерелгән тамаша хәзерләгәннәр. Аннан телеканал хезмәткәрләре алардан клубның эше, авыл балалары тормышында аның роле турында интервью алдылар. Тапшыру эфирга сентябрь урталарында чыгачак.
Нет комментариев