"Татмедиа" АҖ һәр ярты ел саен "Татмедиа" АҖ басмаларын күпләп язылып алдыручыларга призлар бирүне оештыра.
2017 елның 1 ярты елына язылу нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмә урта мәктәбе укытучысы Лилия Фәттахова да призга ия булган.
Без Лилияне штаттан тыш даими авторыбыз һәм район газетасын алдыручы буларак беләбез. Газетабыз битләрендә һәм "Идел", "Сөембикә" журналларында аның язмалары һәрвакыт басылып тора. Безнең газетабыздан тыш, ул "Татмедиа" АҖнең тагын 6 басмасына язылган. Ә шушы көннәрдә ул 2017 елның 2нче ярты елына газетабызга алдан язылырга да өлгерде.
"Яңа Чишмә хәбәрләре" газетасы баш мөхәррире Азат Мусин Лилия Фәттаховага приз сыйфатында савыт-саба һәм табалар җыелмасы тапшырды.
Нет комментариев