Үткән җыеннарда чүп-чар чыгару өчен тарифларның кинәт артуы уңаеннан район халкыннан байтак мөрәҗәгатьләр булды.
Агымдагы ел башыннан чүпләрне чыгару өчен 1 кешедән айга 63 сумнан да күбрәк ала башладылар (элек ике тапкырга азрак иде). Хәзергесе вакытта район башкарма комитетында алда атап үтелгән тарифларны киметү мәсьәләсе карала.
Җыеннарда ЕРЦ хезмәткәренең клиентлар белән тупас мөнәсәбәттә булуы хакында тагын бер шелтә яңгыраган. Бу мәсьәлә дә шулай ук район җитәкчелеге контроленә алынган.
Нет комментариев