“Җиңү корабы“
Көн темасы

“Җиңү корабы“

Яңа Чишмәдә Җиңү көне алдыннан һәлак булган геройлар истәлегенә "Җиңү корабы" дигән акция үтә.

Мәктәп укучылары кәгазь кораблар ясап, һәркайсының бортына кызылармеецның, сугышта катнашучының исемен язачаклар. Ә 9 майда шушы барлык меңләгән кәгазь корабны Шушма елгасына агызып җибәрәчәкләр.
"Җиңү корабы" акциясен Феодосия мәктәбе укучысы Катя Кимпинская уйлап чыгарган. Аның карт бабасы, Советлар Союзы Герое, очучы-диңгезче Николай Прилуцкий Кырымда сугышкан.
Яңа Чишмә укучылары да әлеге акциягә кушылырга карар кылганнар.

Нет комментариев