Йөзүчеләр уңышы
Көн темасы

Йөзүчеләр уңышы

31 мартта Яңа Чишмә БЯСМ дән 17 яшь йөзүче Мөслимдә йөзү буенча ярышларда катнашты.

Аларның көндәшләре - Сарман, Чистай, Мөслим районнары, Җәлил һәм Акташ поселоклары командалары спортчылары, барлыгы 100 дән артык катнашучы. Безнең егетләребезнең уңышлары түбәндәгечә: өч бронза медаль ияләре - Фәрит Галәветдинов, Ангелина Федорова, Владилен Еронтьев. Ә Булат Рәхимов алтын медальгә лаек булган!


Нет комментариев