Яңа Чишмә районында исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ике шофер ачыкланган
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 40 хәбәр теркәлгән, җинаять эшләре кузгатылмаган.
Исерек килеш руль артына
ЮХИДИ хезмәткәрләре 45 машина йөртүчене адм.җаваплылыкка тарткан, шул исәптән ике машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган. Болар -Красный Октябрьдә яшәүче гр.П. Һәм Ленинодан гр. К. Аларга 30шар мең сумлык штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
ЮТҺләр
3 һәм 4 сентябрьдә Әдәмсә авылы янында ике юл-транспорт һәлакәте булган. Ике очракта да машиналар кюветка төшкән. Зыян күргән ике пассажирны (Түбән Кама һәм Яр Чаллыда яшәүчеләр) Чистай РҮХнә озатканнар.
Бу атнада булган тагын ике ЮТҺдә бары тик машиналар гына ватылган, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев