Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

1нче номерлы Мактаулы гражданин

Газетабызның үткән санында без газета укучыларыбызга район Советы утырышында "Татмелиорация" "Траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаковка "Яңа Чишмә муниципаль районының Мактаулы гражданины" дигән исем бирелүе турында хәбәр иткән идек инде.

Кызганычка каршы, ул үзе, командировкада булу сәбәпле, Совет утырышында катнаша алмады, шулай да 1 нче номерлы таныклык, күкрәк билгесе һәм таныклык язуы аңа район Советының чираттагы утырышында тапшырылачак.
Ә.М. Залаков Татар Булчие (хәзер Акбүре) авылында туып үсә, республикада төрле җитәкче урыннарда эшли, соңгы 17 ел дәвамында "Татмелиорация" җәмгыятен җитәкли.
Кече ватаныбызның чын патриоты буларак, ул Яңа Чишмә районының икътисадый, социаль һәм рухи үсешенә, аның тарихи-архитектура күренешен торгызу һәм саклап калуга зур өлеш кертте.
Күп еллар дәвамында ул районга саллы ярдәм күрсәтеп килә:
- аның булышлыгы белән районда дистәләгән буа төзелде;
- үзенең туган авылында ул мәчеткә капиталь ремонт ясарга, 10 млн. сум торган су белән тәэмин итү системасын реконструкцияләргә булышты;
- аның инициативасы һәм матди ярдәме белән Акбүредәге буш кибет бинасы зурайтылып, авыл музее итеп үзгәртеп корылды, аңа җиһазлар сатып алынды;
- 2016 елда аның акчасына Акбүредә музей өчен ачык (өстәмә) мәйданчык төзелде;
- 2016 елда авыл урамнарының берсенә 1200 метр озынлыкта аның булышлыгы белән вак таш җәелде;
- Акбүре зиратын тотуга, мәктәпне ремонтлауга ул даими рәвештә акча бүлеп бирә;
- ул безнең Сабан туйларының даими иганәчесе дә;
- Акбүре зиратына илтүче юлга (500 метр чамасы) асфальт түшәү чыгымнарын үз өстенә алды.
Әнвәр Залаков бик тыйнак кеше, аның район территориясендә башкарган күркәм эшләренең барысын да санап бетереп булмый. Ул үзе "әйткән вәгъдәңне һәм сүзеңне эш белән расларга кирәк, кешенең ышанычын үзеңнең эшең, үз мисалың белән акларга кирәк" дигән принциптан чыгып эш йөртә.
- Без Әнвәр Залаковны мактаулы исем бирелү белән котлыйбыз һәм ныклы исәнлек, иминлек, туган ягыбыз халкына кылган күркәм эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев