Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

26 мартта Яңа Чишмәдән Донбасска гуманитар йөк китәчәк

Яңа Чишмәдә ДНР һәм ЛНР халкы өчен 20 тоннадан артык гуманитар ярдәм җыйганнар.

Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең спорт залында урнашкан ярдәм итү пунктында 20 тоннадан артык азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр җыелган.

Фермер хуҗалыгы җитәкчесе Николай Козлов, «Архангельское «КФХ» ҖЧҖ, «Кольцов» КФХ (Чистай районы), «Козлова М. И.» КФХ, эшмәкәрләр Вячеслав Улитин (Казан), Роман Козлов (Түбән Кама), Л. А. Гулькова, И. И. Саидов, А. М. Гайнатуллин, Яңа Чишмәдә яшәүче Р. Р. Фәсахов, Е. В. Козлов, Р. В. Хисмәтуллин, В. А. Козлов, А. Е. Козлов, И. Н. Шәйхетдиновлар, Т. В. Степанов (Тубылгы Тау), әрмән диаспорасы, актив район яшьләре һәм башкалар зур ярдәм күрсәткәннәр.

Барлыгы 10 тонна он, 5 тонна карабодай ярмасы, 1,2 тонна макарон әйберләре, 1 тоннадан артык башка төр ярмалар, 500 килограммнан артык үсемлек мае, 500 банка консерва, тушенка, шулай ук чәй, кофе, шикәр комы, шешәләргә тутырылган су һ. б. җыелган.

26 мартта сәгать 12дә гуманитар йөк Донбасска китәчәк. Йөкне тантаналы озату Яңа Чишмә РМЙ  каршындагы мәйданда узачак һәм аны Чирмешән районы чигенә кадәр озата барачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X