Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

44 нче номерлы хоккейчы белән очрашу

6 апрельдә Зирекледәге халык иҗаты һәм көнкүреше музеенда 44 нче номер астында уйнаучы Түбән Камадан "Нефтехимик" командасы сакчысы, хоккейчы Дамир Шәрипҗанов белән очрашу оештырылды, дип хәбәр итте редакциягә Зирекле авылыннан музейның фәнни хезмәткәре, Дамирның бабасы Мидхәт Газыймов.

Дамирның тамырлары - Зирекле авылыннан. 22 яшьлек хоккейчы "Физик культура" белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. "Нефтехимик" - "Реактор" хоккей клубында яшьләр командасында, аннары "Ак Барс - 96" да уйнаган һәм аның составында 2 тапкыр клуб командалары арасында Россия чемпионы булган. Дүрт ел Канадада НХЛ командасы составында уйнаган. Россиядә берничә тапкыр яшьләр җыелма командасына җәлеп ителгән һәм Чакыру (Вызов), Глинка Мемориалы Кубокларында яшьләр дөнья чемпионатларында, Канада - Россия Суперсерия уеннарында уйнаган. 2016 елда Хельсинкидагы яшьләр дөнья чемпионатында көмеш медаль яулаган.
Укучылар һәм укытучылар белән булган очрашуда Дамир кыскача гына үзе турында сөйләгән, хоккей белән 4-5 яшьтән үк шөгыльләнергә кирәклеген әйткән. Мәктәптә барлык фәннәрне дә яхшы өйрәнергә, БДИ-га җитди хәзерләнергә, чит телне белергә, мәктәпкә (яки институтка), тренировкаларга, дуслар белән очрашуга да өлгерер өчен вакытны дөрес бүлә белергә өйрәнергә, өстәвенә, хоккей кебек, көч таләп итә торган уеннарда көчле булыр өчен дөрес һәм калорияле туклану да кирәк, дип ассызыклаган ул.
Аннары ул укучыларның байтак кына сорауларына җаваплар да биргән. Алар мәктәптә һәм институтта укуы, яшьләр командасында уйнавы, аның Канададагы тормышы , бүләкләре, төп хыялы, кумиры, буш вакыты, яраткан ризыгы, Канада хоккееның аерымлыклары, җанатарлар һ.б. турында сораштырганнар. Ул һәркайсына тәфсилле итеп җавап биргән, үзенең Канадада һәм бездә уйнаганда бүләкләнгән медальләрен, роликларын күрсәткән.
Очрашу азагында кызлар һәм малайлар Дамир алып килгән хоккей свитерын киеп караганнар һәм шуның белән истәлеккә фотога да төшкәннәр. Аннары ул теләге булганнарга үзенең автограф белән фотосын өләшкән.
Балалар кунакка спорт турында, аеруча да хоккей турындагы белемнәрен күрсәткәннәр, хоккей матчларын карауларын, бу уенның нечкәлекләрен белүләрен әйткәннәр. - Бу очрашу укучыларның спорт тормышында зур импульс булырга тиеш, - диделәр лицей директоры Айрат Хамәтвәлиев һәм физкультура укытучысы Гөлшат Габетдинова. Оныгына исәнлек, бәхет, гомер юлының бары шатлык-куанычлардан гына торуын һәм алда да уңышлар гына насыйп булуын теләгән Дамирның бабасы Мидхәт Газыймов та шуңа өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев