Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Ак каен бәйрәме“

2 июньдә Изге Троица православие бәйрәме алдыннан ҮКС хезмәткәрләре Халыклар дуслыгы йортында "Ак каен бәйрәме" фольклор - күңел ачу программасы оештырдылар.

Беренче өлеш бәйрәмнең килеп чыгу тарихына багышланган иде, ә бәйрәмнең сәхнәләштерелгән өлеше Картлар йортында дәвам итте. Элек, кырларда чәчү эшләре төгәлләнгәч, Изге Троица дип аталган күңелле һәм бик матур борынгы рус бәйрәмен үткәрү гадәте булган. Бу - елның иң зур һәм яраткан бәйрәмнәрнең берсе, тормыш һәм табигать уяну бәйрәме, ак каен исә бәйрәмнең символы булып торган.
Чарада катнашучылар күңелле итеп әйлән-бәйлән уйнадылар, барысы да каен миннекләре белән "сәламәтләндерү курсы" үттеләр, бер-берсенә сәламәтлек, бәхет, иминлек, тынычлык теләделәр.
Борынгы рус гореф-гадәте буенча Троица бәйрәмендә өстәлләргә төрле камыр ризыклары куела. Әлеге очрактан файдаланып, бу бәйрәмдә катнашучыларны да хуш исле бөккәннәр белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев