Акбүре мәчетендә бәйрәм ашы
Корбан бәйрәме уңаеннан татар авылларында күп гаиләләр өлкән яшьтәге әби-бабайларны, туганнарын, дусларын, тирә-күршесен чакырып бәйрәм ашы уздырдылар. Тубылгы Тауда район күләмендә Корбан ашы уздырылды. 25 ноябрьдә Акбүредә Мәхмүт бабай Залаков исемен йөртүче мәчеттә дә авыл халкын һәм кайткан кунакларны чакырып корбан ашы белән сыйладылар. Азат МУСИН
Мәҗлес алдыннан мәчетнең имам-хатыйбы Харис хәзрәт Рамазанов җыелган кунакларны (80нән артык кеше иде) бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, иминлек, игелеклелек теләде, авылдашлары Әнвәр Залаков белән Насыйх Мортазинга мәчетне реконструкцияләүдә һәм ремонтлауда ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Мәчет Мәхмүт бабай Залаков исемен йөртә һәм ул безнең районда беренче булып 1990 елда эшли башлады. Район башлыгы урынбасары Наилә Закирова искә алганча (ул вакытларда ул халык депутатларының район советы башкарма комитеты секретаре булып эшли иде), ул елларда ТР Мөселманнары Диния нәзарәте дә юк иде әле, Мәхмүт бабай рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү (алу) өчен Уфага барды, үзенең үҗәтлеге һәм үз дигәнендә нык торучанлыгы белән бөтен мәсьәләләрне хәл итте. Ул башкаларга да "яшел ут" ачты дисәң дә ялгыш булмас. Мәчетне төзергә Мәхмүт бабайның уллары, авылдашлары ярдәм итте, хәзер ул хаклы рәвештә Мәхмүт бабай исемен йөртә. Бүген мәчет яңа төс алган - яңа манара куелган, эченә ремонт ясалган, бинаны сайдинг белән тышлаганнар, шулай ук түбәне дә яңартканнар. Быел мәчеттә бәйрәм табыны Госман Мортазин, Рөстәм һәм Гүзәл Сөнгатуллиннар (Әнвәр Залаковның кече кызы үзенең ире белән) чалдырган корбан итеннән әзерләнгән. Башка якташлар да булышлык күрсәткәннәр, алар: Ришат Вәлиуллин, Ирек һәм Рәсимә Мусиннар, Минталип Вәлиуллин, Җәмил Гайфетдинов һәм башкалар, ә Рифкат һәм Фәридә Рамазановалар мәчеткә бик матур шамаил бүләк иттеләр. Җирле АҖ башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов, республика "Татмелиорация" берләшмәсе җитәкчесе Әнвәр Залаковлар авылдашларны бәйрәм белән котладылар, исәнлек-саулык һәм иминлек теләделәр, ә районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов һәм Яңа Чишмә мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Коръән сүрәләре һәм вәгазьләр укыдылар. Бәйрәм ашыннан соң мәчеттә өйлә намазы укылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев