Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Ана йөрәге

23 сентябрьдә Яңа Чишмә районы эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы, милиция лейтенанты Николай Якунин хезмәт бурычын үтәгәндә вафат булуга нәкъ 25 ел тулды. Батыр милиционерның тормышы 27 нче яшендә һәм үз туйлары булып бер атнадан соң өзелүе бик тә аяныч…


2019 елның 23 сентябрендә Николай Яковлевичны искә алу уңаеннан без аның Чирмешән районы Күтәмә авылындагы каберенә җыелдык. Без-Чирмешән эчке эшләр бүлеге начальнигы Йолдыз Билалов һәм ветераннар советы рәисе Фәргать Хәйруллин; Яңа Чишмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Эдуард Жирнов һәм ветераннар Советы рәисе Вәлиҗан Мөхсинов, шулай ук ЭЭБ начальнигы ярдәмчесе Сергей Россинский һәм башка хезмәткәрләр.  Митингтан һәм бер минутлык тынлыктан соң иптәшебезнең каберенә чәчәкләр салдык.  Аннары 75 яшьлек әнисе Валентина Филипповна һәм Николайның абыйсы Александр яши торган йортка бардык. Аларга Чирмешән һәм Яңа Чишмә эчке эшләр бүлегеннән азык – төлекләр тутырылган пакетлар тапшырдык. Без Валентина Филипповна белән улы турында озак сөйләштек. Ул аның тормышындагы кызыклы мизгелләрне: ничек үсүе, ничек милиционер булырга хыяллануы, ничек эшләгән һәм ничек гаилә корырга теләгәне хакында сөйләде. Николай һәлак булган фаҗигале көнне дә искә алды.  Әлбәттә, күз яшьләре дә булды. Без аны бүлдермичә генә тыңладык, елаганда тынычландырдык.  Вакыт дәвалый, дисәләр дә, үз балаңны югалтудан да авыр хәсрәт юк дөньяда.
Без Валентина Филипповнага, без аңа ярдәм итә алырлык проблемалары юкмы, дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч, ул искиткеч хатын-кыз, барысы да бар, мин бит киленем һәм улым кайгыртуында яшим, дип җавап бирде. Без китәргә җыенгач, ул барлык хезмәткәрләргә улын онытмаулары өчен рәхмәт белдерде, барлык полиция хезмәткәрләренә тыныч тормыш һәм кешеләр иминлеге хакына хезмәт итүләрен теләде. - Рәхмәт сезгә, Валентина Филипповна, сез шундый искиткеч ул тәрбияләп үстергәнсез, саубуллашканда, аның батырлыгы яшь буын полиция хезмәткәрләре өчен һәрвакыт ачык үрнәк булачак. Без сезнең улыгызны һәрчак истә тотачакбыз, Сезне дә онытмабыз һәм һәрвакыт сезгә килеп торачакбыз, дидек.
Без киткәндә, ул капка төбендә басып калды, кул болгап саубуллашты, аның күзләрендә яшь бөртекләре иде, әмма бу инде ул ишеткән җылы сүзләрдән чыккан шатлык яшьләре иде.
Вәлиҗан Мөхсинов, ЭЭМБ нең ветераннар
Советы рәисе.
Эдуард Жирнов,
 район ЭЭБ начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев