16 апрельдә Чаллы Башы авылында яшәүче ветеран укытучы Илһамия Ибраһимовага 90 яшь тулды.
Гомер бәйрәме уңаеннан ул көн буе туганнары һәм якыннарыннан, авылдашларыннан котлаулар кабул итте. Аны җирле һәм район власте вәкилләре дә кайнар котлады. Без - Чаллы Башы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә юбилярны чын күңелдән котлап, истәлекле бүләк тапшырдык, - дип хәбәр итте редакциягә авыл Мәдәният йорты директоры Илсөяр Дәүләтшина.
Нет комментариев