Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәйрия

Бакчага йөрүче балалар Хәйруллинның Хәйрия фондыннан яңа уенчыклар алдылар

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин үткәргән кабул итүләр вакытында сайлаучылар төрле сораулар һәм үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм һәммәсе өчен дә хәл итү юллары табыла. Күп кенә мәсьәләләрне хәл иткәндә Хәйруллинның Хәйрия фонды да эшкә җигелә.

Кабул итүләрдән соң Айрат Хәйруллин журналистларга менә ниләр сөйләде:
"Дәүләт Думасы депутатының сайлаучылар белән аралашканда төп бурычы - бу мәсьәләләрне закон дәрәҗәсендә хәл итү. Кешеләр депутат янына килгәч, күп очракта шәхси мәсьәләләрен хәл итүне үтенәләр. Кайвакытта, Федераль Җыен депутаты буларак, депутатның бу мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш булмавын аңлатуы да кыен, күп кенә мәсьәләләр муниципалитет, район башлыгы яки республика хакимияте дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш. Тик ничек кенә булмасын, кеше депутатка мөрәҗәгать иткән бер генә мәсьәлә дә игътибарсыз калдырылмый. Кайчагында үз хисабыңа дәүләт ролен үтәргә дә туры килә... Әйтик, балалар бакчасы өчен уенчыклар алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр - биредә бернинди сүз була алмый", - диде депутат.
Менә бу юлы да 22 һәм 24 ноябрьдә үткән депутат кабул итүе вакытында Яңа Чишмәдән "Ландыш", Базарлы Матактан "Каенкай" һәм Тубылгы Тау балалар бакчалары мөдирләре килде. Алар Айрат Нәҗип улыннан уенчыклар алырга ярдәм итүен үтенделәр. Депутат бу учреждениеләргә уенчыклар алып китерүне Хәйруллинның Хәйрия фонды хезмәткәрләренә йөкләде. Бу әле фондның сайлаучыларга ярдәм итүе белән бәйле эшләренең бик азы гына. Якын киләчәктә алар Казанның тернәкләндерү үзәгендә ДЦП диагнозлы балаларны дәвалауны оештыру белән шөгыльләнергә ниятлиләр, иҗат коллективына костюмнар тектерү өчен материал сатып алуда һәм спорт үзәге өчен төзелеш материаллары алуда ярдәм итү һәм башка күп эшләр башкару планы да бар.
Декабрь аенда фонд хезмәткәрләренең эш-мәшәкатьләре тагы да арта. Ай инвалидлар ункөнлеге белән башланып китә, аннан яңа ел бәйрәмнәренә хәзерлек эшләре башлана. Кыш бабай ролен башкарган фонд хезмәткәрләре ел саен үзләренә беркетелгән районнарда ятим балалар йортларына һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә барып, балаларга тәм-томнар, бүләкләр тапшыралар.
Быел исә яңа ел бәйрәмнәренә өч балалар бакчасында тәрбияләнгән 412 бала Хәйруллинның Хәйрия фондыннан яңа уенчыкларга тиенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев