Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балалар бакчасында консультация үзәкләре оештырылган

2019 елда Татарстанның алты балалар бакчасы «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңгән һәм аларда «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре ачылган, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Җиңүчеләр арасында — Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш»,

12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары бар.  Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра — ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 200 консультация уздырылган. Бу эш 2020 елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X