Волчья Бистәсеннән якташыбыз, "Буревестник" транспорт компаниясе җитәкчесе Вячеслав Улитин ел саен районга хәйрия ярдәме күрсәтә.
Агымдагы елда да ул райондагы опекага алынган һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге 41 баланы Чаллыдагы дельфинарийга алып бару өчен уңайлы автобус бүлеп биргән, туклану һәм экскурсия өчен түләгән. 9 августта балалар район башкарма комитетның опека бүлеге, полиция хезмәткәрләре һәм РҮХ шәфкать туташы озатуында дельфинарийда, шәһәр буйлап экскурсиядә булганнар, кафеда тәмле итеп ашап, рәхәтләнеп ял иткәннәр.
Район җитәкчелеге күрсәткән хәйрия ярдәме өчен Вячеслав Улитинга рәхмәт белдерә.
Нет комментариев