Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Балаларга бәйрәм ясадылар

Изге Рамазан ае төгәлләнде, дүшәмбе, 28 июль көнне барлык торак пунктлардагы мәчетләрдә дә гает намазлары укылды, бәйрәм вәгазьләре сөйләнде, Рамазан ае дәвамында байтак җирдә, шул исәптә аерым хуҗалыкларда да Ифтар мәҗлесләре узды - барысы да Ходай ризалыгы өчен, кабуллардан булсын.

Бүгенге көндә милләттәшләребезнең күпләп дингә тартылуы бик тә сөенечле хәл, яшь буын да нәкъ менә шулардан үрнәк алып үсә. Ислам дине бары яхшылыкка, тәртипкә, бер-береңә хөрмәт, ихтирам күрсәтүгә генә өнди.
Нәкъ менә шул максаттан Гает бәйрәме көнне район үзәгендәге мәчеттә балалар өчен дә бәйрәм ясалды: төрледән-төрле уеннар оештырылып, балаларны призлар белән сөендерделәр, тәм-томнар, мәчет йортында пешерелгән пылау белән сыйладылар. Әлеге изге гамәлне оештыручы дин әһелләренә Аллаһының рәхмәте булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X