Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлегендә Яңа Чишмә Картлар йортына традиция буенча кунаклар килде. Ветераннарның "Селяночка" вокаль ансамбле инде менә ничәнче ел аларны игътибарсыз калдырмый, 5 декабрьдә ул кабат монда концерт белән булды.
Җырлар башкаручылар буш кул белән килмәгәннәр, ә Картлар йортында яшәүчеләр өчен бүләкләр дә алып килгәннәр. Һәркайсы өйләреннән кием-салымнар тутырылган зур пакетлар алып килгән, анда халатлар, күлмәкләр, футболкалар, итәкләр, чалбарлар, спорт киемнәре һ.б. бик күп нәрсәләр бар.
"Селяночка" ансамбле (җитәкчесе - "Пенсионерлар берлеге" рәисе Анастасия Козлова) әлеге хәйрия акциясен ел саен үткәрә. Моңа Александр Скоков җитәкчелегендәге район ветераннар Советы һәм Яңа Чишмә Троицк чиркәве өлкән попы Петр атакай белән бергә мәхәллә кешеләре дә кушыла.
Актлар залы тамашачылар белән тулы иде. Анастасия Козлова, Александр Скоков һәм Петр атакай чиратлашып аларны сәламладылар, исәнлек-саулык, яхшы кәеф, ышаныч һәм өмет, озын гомер теләделәр. Александр Скоков, дәүләт ярдәмгә мохтаҗ кешеләр турында кайгырта, диде һәм Картлар йортында тормыш шартларының берничә ел эчендә яхшыруын билгеләп үтте. "Сезнең өчен илебез, без башкарган эшләрне без алга таба да эшләячәкбез", - дип ышандырды ул.
Әби-бабайлар аларның изге теләкләре, яхшы сүзләре өчен рәхмәт белдерделәр. Уңайлы яшәү шартлары булу бу искиткеч яхшы нәрсә, тик катнашу, игътибар, кайгырту, битараф булмау кебек сыйфатлар да мөһим роль уйный. Алып килгән бүләкләр шуның дәлиле булып тора - балалар кебек шатланган әби-бабайларның балкып торган йөзләрен күрү дә җитә. "Бу халатны мунчадан чыккач кияргә була, бу күлмәкне киеп чиркәүгә йөрергә мөмкин, ә бу шапка белән шарф сезгә бик килешә", дип әйтә-әйтә өләште киемнәрне Анастасия Козлова.
Аннан соң канәгать калган тамашачыларны мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән сценарий һәм "Селяночка" ансамбле башкаруында "Акулина", "Деревня","Крапива - лебеда", "Мамы родные глаза", "Я когда-то была молодая" һ.б. рус халык җырлары көтте.
Картлар йортында яшәүчеләр вакытны күңелле үткәрделәр, күтәренке кәеф алдылар һәм кунаклар белән: "Сау булыгыз!" "Яңа очрашуларга кадәр!" - дип хушлаштылар.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев