Бергә-бергә күңелле…
Декабрь ае башында РМЙда концерт булды, анда район артистлары катнашты. Алар сәхнәдә түгел, ә залда, тамашачылар арасында, бу көннең төп геройлары, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар. "Рябинушка", "Архангельская краса", "Сурэкэ" ансамбльләре башкаруындагы шаян җырлар тамашачыларны битараф калдырмады, күбесе артистларга кушылып җырлады. "Шешминка" бию ансамбле чыгышы да бик...
Декабрь ае башында РМЙда концерт булды, анда район артистлары катнашты.
Алар сәхнәдә түгел, ә залда, тамашачылар арасында, бу көннең төп геройлары, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр алдында чыгыш ясадылар. "Рябинушка", "Архангельская краса", "Сурэкэ" ансамбльләре башкаруындагы шаян җырлар тамашачыларны битараф калдырмады, күбесе артистларга кушылып җырлады. "Шешминка" бию ансамбле чыгышы да бик матур булды, бабайлар, әбиләр һәм яшь тамашачылар биючеләргә сокланып карап утырдылар. Билгеле сәбәпләр буенча, әлеге кешеләр мондый чараларда еш була алмыйлар, ә бүгенге очрашу исә нәкъ менә алар өчен оештырылган иде. Монда алар район башлыгы Вячеслав Козлов белән аралаштылар, бу залда утыручыларның күпчелеге үз сәламәтлекләрен кырларда, фермаларда, станоклар артында авыр эшләрне башкарганда югалтканнар, диде ул. Элекке колхозчылар Надежда Иголкина, Александр Зевакин, Александра Логинова, Виктор Петровичев, акушерка Елизавета Холина, педагог Вера Юдинцеваларга күпьеллык хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырылды.
Катнашучыларның күпчелеген атказанган хезмәтчәннәр дип атарга мөмкин. Алар үзләренең сырхаулары хакында РҮХнең баш табибы Ришат Билалов белән дә сөйләшеп алдылар, медикаментлар белән тәэмин итүдән канәгать булмауларын белдерделәр. Шулай да бар да табибларга һәрчак ярдәмгә килгәннәре өчен рәхмәтле, күпләр "ашыгыч ярдәм" докторларына һәм фельдшерларына үзләрен кат-кат үлемнән алып калганнары өчен рәхмәт укыйлар. Кеше авырса да бу дөньяда озаграк яшисе, туганнары, дуслары арасында буласы килә. Район җитәкчеләре белән шундый очрашулар физик мөмкинлекләре чикле кешеләр үзара аралаша алсын, бертөрлелектән бераз арынып, кеше арасына чыгып, күңелләре булсын өчен дә оештырыла. Катнашучыларның һәммәсенә азык-төлек пакетлары таратылды, очрашуга килә алмаганнарның өйләренә илтеп бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев