Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

безнең көч – безнең бердәмлектә

7 сентябрьдә Ленинода изге Димитрий Солунский хөрмәтенә яңа чиркәүне изгеләндерү чарасы булып үтте. Ул гыйбадәт йортына ут төртүдән зыян килгәч, күңелсез вакыйгадан соң берничә ай үткәч алыштырыла. Чиркәүне изгеләндерү йоласын Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий җитәкләде, анда Яңа Чишмә, күрше районнар һәм Казан руханилары да катнашты.

Бина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча 2013 елның көзендә әлеге терактларга дучар булган республиканың православие чиркәүләрен торгызу максатында төзелгән. Шунда ук ТР урман хуҗалыгы министрлыгы һәм район хакимияте әлеге эшне башкаруга керешкән. Чиркәү төзелешенә тотылган тулаем чыгымнар 8 млн. сум диярлек тәшкил иткән (республика бюджетыннан, Татарстан митрополиясе һәм дин тотучылар ярдәме белән).
Бик матур агач чиркәү авылның уртасында төзелгән. Яңа чиркәүне төзергә монда күптән теләгәннәр һәм җирле эшмәкәрләр ярдәмендә цоколь биеклегендәге катны ясый алганнар.
(Ахыры 2 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)Чиркәү башлыгы Алексий әлеге бинада якшәмбе мәктәбе ачарга җыена.
Чиркәүне тантаналы шартларда ачу чарасына Ленино авылындагы, район үзәгендәге һәм районның башка авылларыннан күп санлы православие динен тотучылар, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев, Президент Аппараты вәкилләре, район җитәкчелеге, республика оешмалары җитәкчеләре, подрядчылар, хәйриячеләр дә килгән иде.
Изгеләндерү йоласыннан соң митрополит Анастасий җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, аларны Аллаһка якын булырга, аның кушканнарын үтәргә, тыйганнарыннан тыелырга өндәде. Ул барысын да бәйрәм белән котлады һәм чиркәүне торгызу эшендә актив катнашучыларга олы рәхмәтен җиткерде: - Безнең җәмгыятьнең рухи тормышына битараф булмаган кешеләр, Президент һәм район властьлары ярдәме белән төзелгән менә бу бина безнең күз алдыбызда. Аллаһ йортына барлык халык та йөрсен, үсеп килүче буын да рухияткә тартылсын иде дигән теләктә калам.
Татарстанда ике диннең тату яшәешен ассызыклап, ул ТР митрополиясендә һәм Диния нәзарәтендә мөнәсәбәтләр көйләнгән: дошманнарыбызның берсе дә республикабыз тормышына тикскәре йогынты ясый алмасыннар өчен бергәләп социаль хезмәт итү, мәгълүматый кыр буенча килешүләр төзелгән, диде. Православие динен торгызу файдасына эшләнгән күркәм эшләрне билгеләп үтеп, ул район башлыгына, төзелеш оешмалары һәм район хезмәтләре җитәкчеләренә, иганәчеләргә, авыл җирлеге башлыгына, чиркәү мәхәлләсе активистларына һәм башкаларга Татарстан митрополиясенең бүләкләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды. Алексей Песошин республика хөкүмәте исеменнән район халкын җылы котлады. Наил Мәһдиев үз чыгышында бу гаҗәеп бинаны торгызуда төрле милләт кешеләренең өлеше - хезмәте керүен ассызыклады. Район башлыгы Вячеслав Козлов район исеменнән митрополитка бүләк, шушы көнне якынайтуга өлеш керткәннәргә Район башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды. 2013 елның ноябрь вакыйгаларыннан соң Мәскәү мөселманнары, Мәскәүнең мөфтиләр Советы шушы хәлләргә борчылып, шушы чиркәүләрне торгызуга саллы гына акча күчергәннәр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә күркәм акциягә кушылган. Бу хакта митрополит Анастасий да телгә алды:- шундый ярдәм күрсәткәннәре өчен мөселманнарга рәхмәт белдерәм. Чиркәүдә сез күргән нәрсәләр: шәм куйгычлар, җиһазлар, кирәк-яраклар - бар да мөселманнар акчасына ясалган һәм сатып алынган, - диде.
ТР Диния нәзарәтеннән Алмаз хәзрәтнең христианнарның сөенечен уртаклашуга килүе дә очраклы хәл түгел. Мәхәллә кешеләрен туган апаларыбыз, абыйларыбыз дип атап, ул үз чыгышында православие чиркәүләренә карата теракт кылучыларны нык яманлап, аларны аллаһны сүгүчеләр, көферләр дип атады, барлык мөселманнарның да бу хакта белгәч-ишеткәч нык кайгыруларын, бу вакыйганы йөрәкләренә якын алуларын ассызыклады. - Мөхәммәт пәйгамбәр мөселманнар һәм христианнар - бердәм дәүләт кешеләре, әгәр берәрсе берәр христианны рәнҗетсә, барлык мөселманнар берләшеп, аны яклауга басачаклар, дигән. Бүген без, барлык мөселманнар, сезнең белән бергә сөенәбез, Ходай кушып, бу гыйбадәт йорты православие динендәгеләрнең һәм мөселманнарның бердәмлек, берләшү символы булсын, без һәрчак үзара аңлашып, дус-тату яшик, бер-беребезгә ярдәм итешик, дип сүзен түгәрәкләде Алмаз хәзрәт.
Ике дин вәкилләренең шулай дустанә очрашуларын күрү, аларның вәгазьләрен ишетү үзе җанга рәхәтлек бирә, теләсә нинди диннең асылы бер: Аллаһ - ул ярату.
Митрополит Анастасий Алмаз хәзрәткә бүләк итеп татар телендә катехизис бүләк итте, хәзрәт исә аны рәхмәт хисләре белән кабул итте. Шундый ук китапны Ленино чиркәвенә йөрүче мәхәллә кешеләренә дә бүләк иттеләр, чөнки татар теле күпләр өчен туган тел санала. Кешеләрне рухи яктан берләштерүче бу чара бик җылы үтте, азакта җирле эшмәкәрләр Людмила Арбузова һәм Татьяна Черняева кафесында бергәләп тамак ялгап алдылар. Шушы вакыйганың шаһитлары "Бу - зур шатлык! Бу - Ходай бүләге!" - дип сөенделәр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев