Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

“Бик зур рәхмәт сезгә“

26 июльдә Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музеена 1944 елның 23 августында һәлак булган комбат, өлкән лейтенант (тумышы белән Өргәнчәдән), Молдавия ССР ның Каушанский районы,

Опач авылында җирләнгән Алексей Максимович Осиповның үзенең улы Алексей белән кыз туганы  Валентина Максимовна Поликарпова килгән иде. Быелгысы елның 9 мае алдыннан Валентина Максимовна Опач авылы башлыгына хат язган, һәммәсен дә Җиңүнең 73 еллыгы белән котлап, ир туганы җирләнгән туганнар каберлегенең нинди хәлдә булуы, һәлак булган совет сугышчыларына нинди карашта (үзгәрмәгәнме) булулары белән кызыксынган. Шушы көннәрдә Валентина Максимовна Опач авылыннан зур пакет алган, анда аның хатына җавап, авылның, һәйкәлнең, төрле еллардагы 9 майда үткәрелгән тантаналы чаралардан фоторәсемнәр куелган. Һәм анда менә ниләр язылган:
“Исәнмесез, хөрмәтле Валентина Максимовна!
Опач авылы прэмэриясе Сезнең хатыгызны алды, Сезне тынычландыру һәм шик-шөбһәләрегезне таратыр өчен җавап язарга булды. Һәр елны 9 майда һәйкәл янына бөтен авыл халкы җыела. Инде менә берничә ел авыл җитәкчелеге җирле чиркәүдән батюшканы да чакыра һәм ул һәр һәлак булучының исемен атап дога кыла. Сул якта, юлга таба каратып (авылның төп юлы) 2012 елда Изге ана – Богородица статуясы куелды, аның аяк очында Мәңгелек ут янып тора. Авыл мәктәбендә хәзер “Сугышчан дан музее“ бар, анда авылның яшь эзтабарлары тарафыннан байтак хатлар, фотолар, фронт газеталарыннан өземтәләр, исән калган ветераннарның адреслары тупланган. Алар арасында Сезнең хат та урын алачак. Кадерле Валентина Максимовна, без әле дә шундый хезмәт сөючән, игелекле, кунакчыл халык, хәер, безгә тагын килегез, моның шулай икәнлегенә үзегез дә инанырсыз. Сезгә, гаиләгезгә, онык-оныкчыкларыгызга ныклы исәнлек, озын гомер телибез“. Әле тагын Опач авылы башлыгы Валентина Максимовнаның Өргәнчәдәге өй телефонының номерын эзләп  тапкан, шалтыраткан һәм алар барысы  турында да сөйләшкәннәр.
Валентина Максимовна үзенең бай шәхси китапханәсеннән музейга бүләк итеп 15 китап алып килгән.
Мидхәт Газыймов,
музей  хезмәткәре 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев