Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Бүләк тә, шатлык та өләштеләр

Инде гадәткә кергән традиция буенча  Яңа Чишмәдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясенә йомгак ясалды. Агымдагы елда ул “Бердәм Россия“ партиясе тарафыннан әзерләнгән “Нык гаилә“ проекты канаты астында узды.


Акция барышында 300 мең сумнан артык акча җыелган һәм бу көнне күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 100 гә якын бала спорт һәм мәктәп  формалары, аяк киемнәре, канцелярия кирәк-яраклары сыйфатында ярдәм алды, ә беренче сыйныфка баручы 37  балага  канцелярия товарлары җыелмасы белән мәктәп  портфельләре тапшырылды.
Чараны балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде, аннан сәламләү өчен сүз район башлыгы Вячеслав Козловка бирелде. Ул әлеге изге акциядә катнашкан барлык химаячеләргә дә рәхмәт белдерде, укучыларга исә яңа уку елында уңышлар теләде һәм беренче сыйныфка баручы игезәк кызлар – Вероника белән Виктория Орловаларга һәм Валерия белән Ульяна Зиганшиналарга  (рәсемдә) мәктәп портфельләре тапшырды.
Быел  район  мәктәпләренә беренче сыйныфка 144 бала бара. Акция кысаларында шулардан 37 бала ТР буенча РФ Социаль иминият фондының региональ бүлеге идарәчесе Рамил Гайзатуллин, ТР буенча РПФ бүлеге идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин, “Шешмаойл“ АҖ дә техник директор Дмитрий Гульковлар кулыннан портфельләр алды.
“Шешмаойл“ АҖ, “Алексеевскдорстрой“ ААҖ, “Татнефтепром“ ААҖ, “ТНП-Зюзеевнефть“ АҖ, “Троицкнефть“  ЯАҖ, “Бердәм Россия“ партиясе җирле бүлеге, районның  күп кенә оешмалары һәм учреждениеләре, АҖ башлыклары хәйрия ярдәме күрсәткән.
Кунакларның барысы да яңачишмәлеләрне шушы бик матур хәйрия  чарасы белән  җылы котладылар, саулык-сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр. 
Беренче сыйныфлар белән  беррәттән  күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 2-11 сыйныфларда укучы тагын 47 бала хәйрия ярдәме алды. Аларга район  оешмалары һәм учреждениеләр  җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары мәктәпкә  җыенырга  булышкан. Красный Октябрьдән инвалид балага да хәйрия ярдәме күрсәтелгән, аңа  колак аппараты алып биргәннәр.
Бу көнне гаиләдә дүрт  һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналарны да матди ярдәм сыйфатында акчалата  сертификатлар белән бүләкләделәр. Андыйлар районда 35 гаилә. Аларга сертификатларны Вячеслав Козлов һәм район башкарма комитет җитәкчесе Ринат Фәсаховлар тапшырды.
Бу көнне тагын бер мөһим чара – август педконференциясе булып  үтте. Монда уку елына нәтиҗәләр ясалды һәм эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре, яңа уку елына бурычлар билгеләнде.
Азат Мусин
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев