Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәйрия

Чертуш авылында бәйрәм чарасы

Өлкәннәр ункөнлегенең беренче көнендә үк-1 октябрьдә Чертуш авылы мәктәбендә авылның өлкән яшьтәге кешеләре мул табын артына җыелды.


Шахмай авыл җирлегендә барлыгы 70 яшьтән өлкәнрәк 168 кеше яши, шуларның 47се-Чертуш авылында яшәүчеләр. Бәйрәм чарасына да 40ка якын кеше килгән.
Шунысы игътибарга лаек, бәйрәм өстәле җирле мәчет һәм имам Фәнил Насретдинов ярдәме белән әзерләнгән. Ул үзенең котлау сүзләрендә мәчеткә матди ярдәм күрсәтүләре өчен авыл халкына һәм корбан мәҗлесенә корбан ите биргән «Агро-Основа» ҖЧҖ җитәкчесе Минсәгыйрь Нуртдиновка рәхмәт белдерде.
Бәйрәм ашыннан авыз итә башлаганчы район имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов барысын да бәйрәм белән котлады һәм күңелләргә үтеп керерлек вәгазь укыды. Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов, «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы баш мөхәррире Азат Мусин һәм Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы директоры Гөлфия Мәҗитовалар җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.
Тәмле һәм туклыклы төшке аштан соң авылның барлык өлкән яшьтәге кешеләренә район бюджеты акчалары хисабына әзерләнгән азык-төлек җыелмасы тутырылган пакетлар тапшырылды.
Авыл халкының район җитәкчелегенә авылда терлекчелекне яңадан торгызу уңаеннан бер үтенече дә бар иде (хәзерге вакытта барлык биналар да буш тора).
Азат МУСИН.
Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев