РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Яңа Чишмә районында берничә тапкыр булды һәм һәрвакыт халык белән актив эш алып бара.
Безнең районга килгән вакытта депутат җәмәгатьчелек белән очраша, торак пунктларга чыга, социаль - мөһим учреждениеләрдә, фермер хуҗалыкларында була һәм төрле сораулар буенча гражданнарны кабул итүләр үткәрә. Әлеге сораулар игътибардан читтә калмый, оператив төстә эшкә юнәлдерелә һәм аларны үтәү (башкару) буенча аның тарафыннан төгәл контроль алып барыла.
Безнең районга соңгы тапкыр килүендә Зирекледән I төркем инвалид Айрат Габетдинов Ольга Павловага урамда йөрү өчен инвалид коляскасы сатып алуда ярдәм күрсәтү турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән. Ике көн дә үтми, мәсьәлә уңай хәл ителгән - депутатның үз акчасына сатып алган колясканы Зиреклегә А.Габетдиновның өенә китереп бирәләр. Хәзер ул кабат актив тормыш рәвеше алып бару мөмкинлегенә ия.
- Риясыз һәм оператив ярдәм күрсәтүе өчен без депутат Ольга Ивановнага бик рәхмәтле, - ди ирле-хатынлы Айрат һәм Гөлшат Габетдиновлар. - Аңа исәнлек, иминлек һәм Дәүләт Думасында нәтиҗәле эшләвен телибез. Кеше кайгысына битараф булмаган шундый кешеләр булуы бик тә сөендерә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев